Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән президенты хакимияттән китә


Йәмән президенты Гали Габдулла Салих
Йәмән президенты Гали Габдулла Салих
Согуд Гарәбстанында Йәмән президенты Гали Габдулла Салих ил җитәкчелегеннән китү килешүе имзаларга тиеш.

БМО-ның Йәмәндәге илчесе Җамал Беномар белдергәнчә, әлеге килешү күрше дәүләтләр, оппозиция һәм президент тарафыннан расланган.

Бу документ нигезендә Салих һәм аның тирәсендәге рәсмиләр җинаять эзәрлекләвенә җәлеп ителмәскә тиеш. Килешү гамәлгә керүгә Йәмән белән идарә вице-президент кулына күчә һәм ул илне ирекле сайлауга әзерли башлаячак.

Йәмәндә чуалышлар ун ай барды. Оппозиция тарафдарлары өч дистә елдан артык идарә итүче Салихның эшеннән китүен таләп итте. Президент берничә ай вазифасы тапшыру хакындагы килешүгә кул куюдан баш тартты. Шул вакыт эчендә аңа һөҗүм булды һәм ул каты яраланды.
XS
SM
MD
LG