Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары кайсы фиркагә тавыш бирү мәсьәләсен тикшерә


Чыгыш ясаучыларның да күпчелеге “Яблоко” фиркасен яклап чыгыш ясады
Чыгыш ясаучыларның да күпчелеге “Яблоко” фиркасен яклап чыгыш ясады

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре Русия дәүләт Думасына сайлауларда кайсы фиркагә тавыш бирергә дип баш вата. Соңгы атналарда фиркаләрнең җирле бүлекчә башлары һәм вәкилләре белән очрашулар уза.


Чираттагы утырышта “Яблоко” фиркасеннән депутатлыкка дәгъва итүче “Кеше хокуклары” хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Леонид Чернов катнашты һәм шуларны ирештерде:

“Бары тик безнең программада гына милли мәсьәлә кергән. Анда милли республикаларда халыкка туган телләрендә белем алу мөмкинлеген бирү, Русиянең бөтен төбәкләрендә дә туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүдә шартлар тудыру кирәклеге әйтелгән. Безгә ышанучылар бик күп. Программабыз буенча укытучыларның, табибларның һәм барлык казна исәбенә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрү, пенсияләрне арттыру каралган.

Рәис Карачурин
Рәис Карачурин
Сайлау кампаниясе канун бозулар белән үтә. Мәктәпләрдә, эчке эшләр бүлекләрендә, хастаханәләрдә, җирле хакимиятләрдә “Бердәм Русия” өчен эшлиләр, ә бу канун тарафыннан тыелган. Быел күп кенә урыннарга электрон тавыш бирү җайланмалары куелачак. Безнең мәгълүматларга караганда, соңгы сайлауларны анализлап, аларны иң аз халык йөргән урыннарга куячаклар. Чөнки аның аша тавыш бирүне фальсификацияләп булмый, дөрес, Башкортстан һәм Русия үзәк сайлау комиссияләрендә, соңгы нәтиҗәләрне чыгарганда хилафлыклар булуы мөмкин.”

Чарада Башкорт иҗтимагый идарәсе вәкиле Салават Мөлеков та катнашты һәм чыгыш ясады:

“Сүземне бер дустымның гаиләсендәге хәлләрне сөйләүдән башлыйм. Анда гаилә башлыгы бер фиркагә, хатыны икенче, ике баласы тагы ике фиркагә тавыш бирергә җыена. Шул нигездә аларда низаг чыккан.

Башкорт оешмаларының бер өлеше барлык фиркаләргә каршы тавыш бирергә карар чыгарды. Сез бер фиркагә, без икенчесенә тавыш биргәндә каршылыклар туачак. Әйдәгез, алар булмасын өчен, бар фиркаләргә дә каршы тавыш бирик”.

Наил Хәкимов
Наил Хәкимов
Аннан соң чыгышларны тикшерүләр башланды.

Уфа татарларының мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов болай диде:

“Барысын да сызып ташлау, минемчә, дөрес булмас иде. Без алар арасындагы иң демократик булган программалы фиркане якларга тиеш. “Алма” турында әйтүем”.

Башкаланың Орджоникидзе районы татарлары конгрессы бүлекчәсе рәисе Рәис Карачурин:

“Мин дә “Яблоко”га өстенлек бирәм. Чөнки аларның программалары демократик рухта. Бары тик алар гына милли телләр язмышы турында эшләргә ышандыра. Белүемчә, Татарстанда да күпчелек татар оешмалары шушы фиркане якларга җыена”, диде.

Айрат Гыйниятуллин
Айрат Гыйниятуллин
Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Айрат Гыйниятуллин шуларны сөйләде:

“Күптән түгел Казанга “Яблоко” фиркасе җитәкчесе Сергей Митрохин килеп киткән иде. Анда шигарләр ике телдә: урыс һәм татар телләрендә язылган булган. Моңа кадәр андый хәлне күргәннәре булмаган. Чыгышында да ул татарларның Русиядә икенче урында торуы сәбәпле, аңа дәүләт теле статусы бирү кирәклеген әйткән. Мин үзем дә шушы фиркане якларга җыенам.”

Калган чыгыш ясаучыларның да күпчелеге “Яблоко” фиркасен яклап чыгыш ясады. Башкортстан татар җәмәгатьчелеге берлеге шурасы рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин карар чыгаруны алдагы җыелышка калдырырга, анда татар оешмаларының сайлаулар буенча ачык позициясе билгеләнергә тиешлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG