Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Татарстан көннәре башланды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә баш ия. Мәскәү, 24 ноябрь, 2011 ел
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә баш ия. Мәскәү, 24 ноябрь, 2011 ел

24 ноябрь көнне Мәскәүдә Татарстан көннәре башланды. Музыка йортының Светланов залында тантаналы рәвештә ачылып киткән бәйрәм атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.


Тантаналы ачылышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин да катнашты. Татарстан көннәре уңаеннан планлаштырылган чаралар Мәскәүнең күргәзмә залларында, татар милли компонентлы мәктәптә һәм театр, концерт залларында барачак.

24 ноябрь көнне бәйрәм кысаларындагы беренче чара Мәскәүнең Тәүбә тавындагы 1941-1945 елдагы Ватан сугышының үзәк музеендагы Дан залына куелган Солдат һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Анда Татарстан президенты һәм Мәскәү хөкүмәте вәкилләре катнашты. Һәйкәл янында шулай ук 1941 елда Мәскәүне саклауда катнашкан Татарстаннан килгән сугыш ветераннары да бар иде.

Татарстан президенты шулай ук Татарстаннан килгән күп төрле вәкиллек һәм мәскәүләр Татар мәдәни үзәге янында быел гына ачылган Габдулла Тукай һәйкәленә дә чәчәкләр салды.

Юрий Соломин чыгыш ясый
Юрий Соломин чыгыш ясый




Һәйкәлгә чәчәк салуда шулай ук Татарстан театрлары үз спектакльләрен күрсәтәчәк Малый театр җитәкчесе Юрий Соломин да бар иде. Үзенең чыгышында ул болай диде:

“Мин 18 яшемнән татарлар белән таныш. Алар белән бергә укыдым. Щепкин училищесында безнең белән бергә укыган артистлар алар барысы да хәзер Татарстанның халык артистлары инде. Без Галиәскәр Камал театры белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар биредә гастрольләргә килә, өч ел рәттән инде без Казанга барабыз. Алар бу чаралар кысасында алып килгән спектакльләрен Мәскәүнең Татар урамнарының берсенә урнашкан Малый театр филиалында күрсәтәчәкләр”, диде.

Тукай һәйкәле янындагы чарада Мәскәү мәдәният департаменты җитәкчесе Сергей Катков та бар иде. Ул:

“Бу бәйрәм бүген генә башланмады. Ул ел әйләнәсендә дәвам итә. Әле Казанда да Мәскәү көннәре булачак. Хәзер инде Мәскәүдә миллионга якын татар яши. Без бергәләп Сабан туйларын уздырабыз. Безнең дуслык ныгый гына бара” диде.

Тукай һәйкәле янында Татарстан вәкилләре
Тукай һәйкәле янында Татарстан вәкилләре



Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң Татарстан президенты Мәскәүдә яшәүче сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләренә Татарстанның мактаулы исемнәрен дә тапшырды. Алар арасында халык рәссамы исеменә лаек булган Мансур Саттаров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелгән рәссам Илдар Мостафин да бар иде. Шулай ук Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мохтарият рәисе Фәрит Могтасаровка да Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелде. Президентның рәхмәт хатлары Йолдыз Хәлиуллин һәм “Российская газета”ның баш мөхәррире Владислав Пронинга тапшырылды.

Миңнеханов Мансур Саттаровны халык рәссамы исеме белән тәбрикли
Миңнеханов Мансур Саттаровны халык рәссамы исеме белән тәбрикли


Мәскәүнең авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә дә Татарстан көннәре ачылды. Анда күп кенә Татарстан ширкәтләре шул исәптән Алабуга һәм Казанның ит комбинатлары, танылган “Махеев” ширкәте, Татарстанның яшелчә-җимеш комбинаты һәм башкалар үзләре эшләп чыгарган ашамлыкларны мәскәүләргә тәкъдим итәчәк. Анда шулай ук Татарстанда эшләп чыгарылган күптөрле мал-тауарлар сатылачак.

Тукай һәйкәле чәчәккә күмелеп калды
Тукай һәйкәле чәчәккә күмелеп калды
Ул чараларда катнашканнан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 1186 санлы татар этномәдәни юнәлештә эшләүче мәктәптә булырга да вакыт тапкан. Ул мәктәптә Татарстан көннәренә туры китереп татар телле укытучылар киңәшмәсе ачылды. Анда Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, Мәскәүнең Мәгариф департаменты җитәкчесе Игорь Калина һәм башкалар катнашты. Ул чара вакытында Татарстан президенты катнашында мәктәп каршында урын алган герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә дә чәчәкләр салынды.

Бүген шулай ук Мәскәү хөкүмәтендә Татарстан белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисад темасына кагылган түгәрәк өстәл дә булып узды. Соңыннан Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән Казан федераль университеты арасында эш берлеге хакында килешү имзаланды. Ул килешүне Казан ягыннан университет ректоры Илшат Гафуров, Мәскәү ягыннан Мәскәү университеты ректоры Виктор Садовничий имзалады.

Тантаналы рәвештә Музыка йортында ачылган бәйрәм атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Мәскәүләр Галиәскәр Камал театрының яңача куелган “Зәңгәр шәл”, Качалов театрының “Дядюшкин сон” сәхнә әсәрләрен карый алачак. Шулай ук җыр һәм бию ансамбле чыгышлары, күргәзмәләр, Татарстан тауарлары сатылу, язучылар белән очрашу программалары атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG