Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы татар кафедрасы егерме еллыгын билгели


Башкортстан дәүләт педагогия университеты
Башкортстан дәүләт педагогия университеты

Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге эшли башлауга егерме ел тулды. Шушы уңайдан анда төрле чаралар оештырыла. Ә төп тантаналы кичә 25 ноябрь көнне үтте.


Уфада татар мәктәпләренә һәм башка уку йортларына белгечләрне ике вузда – Башкортстан дәүләт педагогия университетында һәм Башкорт дәүләт университетында әзерлиләр. Алардагы татар бүлекләрен тәмамлап чыгучыларның күпчелек өлеше укытучылар булып китсә, байтагы журналистлар һәм язучылар булып газета һәм журналларда, радио-телевидениедә һәм китап нәшриятларында да эшли. Хәер, хәзерге заманда, эш юклыктан базарларда гади сатучылар булып эшләүчеләре дә, бераз уңышка ирешкәннәре эшкуарлыкка керешкәннәре дә бар.

Башкорт дәүләт педагогия университетының егерме еллык эш дәверендә аның көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрен бер меңгә якын кеше тәмамлап чыккан. Биредә төрле елларда Радик Сибәгатов, Суфиян Сафуанов, Муса Мөлеков, Лотфый Хәбибов кебек фән кандидатлары, докторлары, профессорлар эшләде. Әле инде аларга алмашка яшьләр, шушы ук кафедрада белем алып чыккан белгечләр килгән.

Фәнисә Гафурова
Фәнисә Гафурова
Бүгенге көндә кафедраны филология фәннәре кандидаты, доцент Фәнисә Гафурова җитәкли. Аның сүзләренчә, кафдера үзенең әлеге юбилеен матур эшләре белән каршылый. “Без талипларга белем бирү белән бергә, фәнни эшләр белән дә шөгыльләнәбез һәм Башкортстан җирлегенә туры китереп дәреслекләр дә әзерлибез”, ди Фәнисә Гафурова.

Фәнисә ханым әйтүенчә, татар теле кафедрасы республикада татар халкы яшәгәндә, ябылмаска, киресенчә, киңрәк колач белән эшләргә тиеш һәм ул шулай булыр да. Татар бүлегендә талипларга төпле белем бирү белән бергә төрле сәләтләрен үстерү өчен дә бөтен шартлар булдырылган. “Елдан-ел талантлы татар егетләре белән кызлары килгәндә без дә дәртләнебрәк эшлибез. Милләтнең киләчәге алар кулында дип, аларны күпкырлы иҗади шәхесләр итеп әзерләргә тырышабыз”, ди Фәнисә Гафурова.

Ким Миңнуллин (с) һәм Раил Әсәдуллин
Ким Миңнуллин (с) һәм Раил Әсәдуллин
Татар кафедрасының юбилей чарасы 25 ноябрь көнне Башкорт дәүләт педагогия университетының актлар залында үте. Анда төрле шәһәрләрдән башка югары уку йортлары мөгаллимнәре, биредә укып чыккан күренекле шәхесләр килгән. Казанны бу юлы Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин вәкиллек итте. Педагогия университеты ректоры, “Ватаным” оешмасы рәисе Раил Әсәдуллин татар кафедрасын күркәм юбилее белән ихлас котлады һәм киләчәктә дә уңышлар теләде. Юбилей тантанасы сәләтле талипларның җыр-моңнары, дәртле биюләре белән аралашып барды.
XS
SM
MD
LG