Самар Дуслык йортының ун еллыгы Русиякүләм яңгыраш алды. Татарстан, Мәскәү, Петербур, Башкортстан, Сембер, Мари иле, Чиләбе, Әстерхан, Волгоград, Пенза, Чуашстан, Удмуртия төбәкләреннән килгән вәкилләр үзләренең эш тәҗрибәләрен уртаклашты. Җыенда милли хәрәкәт юлбашчылары белән беррәттән Самар галимнәренең чыгышлары да фикер байлыгын тулыландырды.
Русиянең баш чире булып миграция тора. Бу четерекле һәм гаҗәеп авыр тармакны үз өстенә Самар Дуслык йорты алды. Самар Дуслык йортында шул юнәлештә эшләүче юрист утыра.
Ул Кавказ, Урта Азия якларыннан килгән халыкка ярдәм итә, күзләрен ача. Хокук белгече кыргыз, үзбәк, таҗикларны Русия полициясе белән аралашу алымнарына өйрәтә. Хокук дигән төшенчәгә сукмак сала.
Бер җөмлә русча белмәгән халыкка әлеге эшнең файдасы тимәс кебек тоелса да, бу гамәл кирәк һәм, әйтүләре буенча, бик файдалы. Бу юнәлештә хезмәт күпкырлы. Самар Дуслык йорты даими милли җәмгыятьләрнең җитәкчеләрен хокук саклаучы адәмнәр белән очраштыра, юридик белемнәрен камилләштерүдә зур көч куя, матди чыгымнар тота.
Самар Дуслык йорты – яшьләр белән эшләүдә дә тәҗрибә туплаган административ үзәк. Тәнәфесләрдә кунаклар милли үзәкләр урнашкан офисларны карап йөрде.
Татар милли оешмалары урнашкан бүлмәдә җәмгыять әгъзасы Наилә Сабирҗанова Самар татарлары турында сөйләде, татар китаплары күргәзмәсе белән таныштырды, татар ризыклары белән сыйлады.
Дуслык йортының икенче катындагы коридорларда 7-14 яшьлек балалар арасында узган бәйгедән иң яхшы рәсемнәр эленгән. Алар дуслык темасына багышланган. Бу теманы һәр бала үзенчә күзаллаган.
Быелгы рәсемнәр бәйгесендә татарларның ишерәк булуы күзгә ташлана. Кемдер ак тәнлеләрнең кара тәнле белән янәшә басып торуын дуслыкка санаган. Икенчеләре чиркәү белән мәчетнең янәшә торуын дуслык дип саный.
Ә менә Денис авылыннан килгән рәсемдә дуслык темасы бөтенләй башкача тасвирлана: чын татар йорты, бабай – балта остасы, оныгы аңа ярдәмләшә. Аяк арасында көчек белән песи дә буталалар. Кош-корт – беркем беркемнән курыкмый. Шундый тату йортлар күбрәк булса, гаиләдә дә татулык, йортта да тәртип, илдә дә дуслык булачак. Эш белән мәшгуль булган кешенең күңеле һәрвакыт изгелектә була.
Икенче көнне юбилей тантанасы филармониянең концертлар залында дәвам итте. Дуслык йортында урнашкан сәнгать коллективлары җыелма музыкаль программа күрсәттеләр.
Милли хәрәкәт аксакалы Илгиз Кәлүч бәйрәмнән алган тәэсирләрен уртаклашты:
“Бүген толерантлык турында күп сөйлиләр, ләкин дә аз эшлиләр. Җәмгыятьнең һәр баскычында гаделлек урнаштырмыйча, түземлелек адәмнең күңеленә сеңмәячәк.
Барлык төбәкләрдән килгәннәр белән аралашырга тырыштым. Проблемнар уртак. Чишү юллары үзенчәлекле.
Самар Дуслык йорты үзенең күпкырлыгы белән аерылып тора. Биредә һәр юнәлеш максатчан. Һәр гамәлдә сизгер һәм нәзберек сәясәтчелек ята. Булган мөмкинчелекләрдән чыгып эш кылган Самар Дуслык йорты – иң әйбәт милли-мәдәни һәм сәяси үзәк, дип әйтә алам”, диде ул.