Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның генераль прокурор урынбасары Тимошенконы кеше үтертүдә гаепләде


Украина генераль прокурорының беренче урынбасары Ренат Кузьмин шимбәгә каршы төндә “Интер” украин телевидениесендә Украинаның элекке премьеры Юлия Тимошенконың Югары Рада депутаты Евгений Щербаньның үтерелүенә катнашы барлыгын белдерде.

Аның сүзләренчә, Щербаньнны үтерүчеләргә үз эшләре өчен акча Юлия Тимошенко ширкәте һәм ул чакта премьер булган Павел Лазаренко хисапларыннан күчкән.

Украина генераль прокуратурсы бу эшне тикшерүдә ярдәм итү өчен АКШ хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итте. Лазаренко хәзерге вакытта “акча юу”да гаепләнеп Кушма Штатлар төрмәсендә утыра.

“Антон” финанс оешмасы җитәкчесе һәм Югары Рада депутаты Щербань һәм аның хатыны 1996 елны Донецки һава аланында атып үтерелде. 2002 елны бу үтерүдә шикләнелгән сигез кеше кулга алынды. Аларның барысы да гаепле дип табылды, өчесенә гомерлек төрмә карары чыгарылды.
XS
SM
MD
LG