Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Шурасы сессиясе вакытында өч пикет узды


25 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт Шурасы каршында хакимияткә каршы берьюлы өч каршылык чарасы оештырылды. Татар иҗтимагый үзәге, качаклар һәм күчеп кайтучылар вакыфы һәм Казанның Космонавтлар урамы янында бакчасын саклап калырга теләүчеләр үз таләпләрен куйды.


Җомга көнне Татарстан Дәүләт Шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Депутатлар сессиядә утырганда, Шура каршында берьюлы өч каршылык чарасы оештырылды. Татар иҗтимагый үзәге – татар мәгарифен яклауны, качаклар һәм күчеп кайтучылар вакыфы – хөкүмәттән фатир, бакчачылар Космонавтлар урамы янындагы бакчаларын саклауны сорый.

“Хакимият халык ягында булса, халыкны мыскыл итмәсләр иде”

Космонавтлар урамындагы бакча кишәрлекләрен саклап калырга теләүчеләр Дәүләт Шурасы каршына иң күп җыелучылардан иде. Алар инде бер атна эчендә алтынчы каршылык чарасын үткәрә.

Шигарләреннән күренгәнчә, дәүләт эшлеклеләре гади халыкны якламый, хакимият, мәхкәмәләр ришвәтчелеккә баткан. Бакчачыларны пикетка җыеп алып чыгучы Людмила Сальникова сүзләренчә, “Основа” төзелеш-бизнес оешмасы Космонавтлар урамындагы хосусый бакчаларны тартып алырга тели.

Әлеге оешманың “Основа-групп” холдинг ширкәтенең бүлекчәсе булуы билгеле. Алар инде Зорге, Гвардейская һәм башка урамнардагы бакчаларны юкка чыгарды, ди Людмила Сальникова.

Бакчаларын "Основа" оешмасына бирергә теләмәүчеләр
Бакчаларын "Основа" оешмасына бирергә теләмәүчеләр

Космонавтлар урамында бакчасы булган Мәүлидә Әхмәдуллина белдергәнчә, “Основа” оешмасы бакчачылар янына куркытучылар да җибәрә башлаган. Алар бакчачыларга авария оештыру, йортка ут төртү белән яный.

“Хакимият халык ягында булса, халыктан бу кадәр мыскыл итмәсләр иде”, ди Мәүлидә Әхмәдуллина.

“Универсиада шәһәрендә йортсызлар була аламы?”

Милли хәрәкәт вәкиле Айрат Хәтмулла исә качаклар һәм күчеп кайтучыларга игътибар таләп итә. Чөнки хакимият күчеп кайтучыларга фатир алу өчен таныклыкларны һаман да бирми.

“Универсиада үткәргән шәһәрдә хәерчеләр була аламы? Универсиада вакытында йортсызларны 100 чакрымга читкә куу турыда фәрман да чыгарганнар”, ди Айрат Хәтмулла.

Милли хәрәкәт “Бердәм Русия”гә тавыш бирмәскә чакыра

Татар иҗтимагый үзәге исә татар мәгарифе, теле турында Дәүләт Шурасында парламент тыңлаулары уздыруны таләп итә. Фәрит Зәкиев белдергәнчә, БДИ татар телендә булырга, Казанда милли университет ачылырга тиеш.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев
“Татар халкын, Татарстанга каршы эшләгән “Бердәм Русия” һәм милли телләрне ирекле укытуга калдыру турында Дәүләт Думасында канун проекты әзерләгән ЛДПРга тавыш бирмәскә кирәк”, ди Фәрит Зәкиев.

Шулай итеп, Дәүләт Шурасы утырышы вакытында урамда өч пикет оештырылды. Урамга чыгарга мәҗбүр ителгән Татарстан халкының бер өлешен – милләт, тел, мәгариф; икенче өлешен фатир, коррупция проблемалары борчый.
XS
SM
MD
LG