Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Лондон белән дипломатик хезмәттәшлекне киметә


Дүшәмбе Иранда канун чыгаруны контрольдә тотучы аксакаллар шурасы парламентның Британия белән дипломатик хезмәттәшлекне киметүен раслады.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Тәһран рәсмиләренең әлеге карарыннан соң Ирандагы британ илчесе кире үз иленә китәргә мөмкин.

Тәһранны мондый адымга барырга Лондонның Иран банклары һәм финанс үзәкләре белән элемтәләрне туктату нияте тәэсир итә. Британия исә Тәһран атом төш коралы ясый дип шикләнә.

Көнбатыш илләрнең күбесе Лондон кебек уйлый. Халыкара атом энергиясе агентлыгы хисабындагы мәгълүматлар Иранда атом төш коралы эшләвенә ишарә ясый.
XS
SM
MD
LG