Франция тышкы эшләр министры Ален Җүппе белдергәнчә, Бәшәр Әсад режимының санаулы көннәре калды.
Бу сүзләрен ул дүшәмбе, гарәп илләре лигасы Сүриягә каршы икътисади чикләү керткәч әйтте. Франция министры фикеренчә, Димәшк халыкара изоляциядә яши. Элегрәк АКШ, Европа Берлеге Сүриягә каршы чикләү керткән иде.
Бәшәр Әсад хакимияте исә халыкара җәмәгатьчелекне илнең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде.
Быелның мартыннан бирле Сүриядә каршылык чаралары бара, әлеге бәрелешләрдә 3500-дән артык кеше һәлак булды. Президент яклы хәрбиләрнең күпчелеге оппозициягә күчте.
Сүрия хакимияте кан коелуга кораллы сугышчылар гаепле дип әйтте.