Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирә халкы чират торып депутатлар сайлый


Мисырда февраль аенда элекке президент Хөсни Мөбәрәк вазифасыннан бәреп төшерелгәннән соң, илдә парламент сайлавының беренче туры уза. Бу сайлау нәкъ халыкның хәрби хакимият идарәсе белән канәгать булмыйча урамнарга чыккан вакытына туры килде.


Мисыр сайлау бүлекләрендә иртәдән үк зур чиратлар хасил булды. Элекке президент Хөсни Мөбәрәк урыннан читләштерелгәннән соң, халык парламент сайлавының беренче турына килде. Ул барлыгы өч турда узачак һәм 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Яңа канун чыгаручыларга зур өметләр баглана. Аларга киләсе июнь азагына уздырылырга тиешле президент сайлавына кадәр яңа конституция өлгесен булдыру эше йөкләнгән. Аңа кадәр яңа парламент 100 депутат һәм белгечләрдән махсус комиссия төзергә тиеш булачак.

Каһирә, Александрия кебек зур шәһәрләрдә сайлау бүген башланып әле иртәгә дә дәвам итәчәк. Ләкин ул бик киеренке вәзгыятьтә уза.

30 ел ил белән идарә иткән Мөбәрәк вазифасыннан куылгач, Мисыр җитәкчелегенә хәрбиләр килде. Менә хәзер шул вакыйгалардан соң тугыз ай узгач, халык кабат урамнарга каршылык чарасына чыкты. Алар идарәдән хәрбиләрнең китүен таләп итә.

Әлеге каршылык чараларында иминлек көчләре белән протестчылар арасындагы бәрелешләрдә ким дигәндә 40 кеше үлде. Каршылык белдерүчеләр хәрби шураның гамәлләре илдә демократия булдыруга түгел, ә хакимиятне үз кулларында калдыруга юнәлгән дип саный.

Ләкин Мисырның хәрби шура җитәкчесе Хөсәин Тантауи яңа парламентта барлык партияләр вәкилләре дә булырга тиешлеген әйтә.

«Мин тавыш бирүче Мисыр халкына мөрәҗәгать итәргә телим. Мин алардан тавыш бирергә баруларын сорыйм, чөнки без парламентның төрле булуын һәм анда барлык төркемнәр дә тәкъдим ителүен телибез», диде ул.

Каһирәдә бер мисырлы тавыш бирә
Каһирәдә бер мисырлы тавыш бирә
Халык узган сайлау белән бу сайлауда аерма бар дип саный

Мөбәрәк вакытында Мисырда сайлаулар еш кына хәрәмләшүләр белән уза иде. Аның милли-демократик фиркасе парламентта күпчелекне тәшкил итте. Күп кенә яңа партияләр Мөбәрәк идарәдән киткәннән соң барлыкка килде.
Каһирәдәге сайлаучы Һуррея Ибраһим әл-Савваф бүгенге һәм элекке сайлаулар арасында зур аерма булуын әйтә.

«Дөресен генә әйткәндә бу сайлауга тырышып киләләр. Һәм күрүегезчә, алар инде иртәнге җидедән үк монда. Моңа кадәр узган сайлауда сайлау таныклыклары булганнары гына килә иде. Һәм нигездә бу шул элекке режимга караган кешеләр иде. Сайлау таныклыклары булмаганнарга исә бернинди мөмкинлек юк иде, ишек төбендә торган бандитлар аларны куып чыгаралар иде», ди ул.

Бүген Каһирә үзәгендәге Замалек районында бер сайлау җирендә генә дә бер меңләп кеше чиратта тора иде. Анда сайлау иртәнге сигездә башланды. Чират сәяси фиркаләр һәм намзәтләр исемлеге эленгән плакатлар яныннан төзелеп киткән иде.

Каһирәдә тавыш бирүче Магди исемле ханым шулай ук элекке һәм бүгенге сайлау арасында зур аерма күрүен әйтә.

«Мин бу вакытта ук монда, чөнки минем тавышым мөһим булуын сизәм. Әлегә кадәр безнең тавышның бөтенләй әһәмияте булмады. Шуңа хәзер кемнәрдер илләре өчен гамәлләр кылырга тели, чөнки аның демократиягә илтү өчен кирәк булуын сизәләр», ди ул.
XS
SM
MD
LG