Сишәмбе Мисырда икенче көн парламент сайлавы уза.
АКШ әлеге чараны хуплап тавыш бирүчеләрнең күплегенә игътибар итте. Америка дәүләт департаменты вәкиле Марк Троунер белдергәнчә, Кушма Штатларның бәйсез күзәтүчеләреннән алган мәгълүматларга караганда сайлау югары рухта һәм тыныч үтә.
Мисырда сайлауның беренче туры гыйнварда тәмамланырга тиеш. Анда парламенттагы түбән пулат – халыклар ассамблеясы составы сайлана.
Югары пулатны сайлау мартка кадәр барачак, шуннан соң канун чыгаручылар илнең яңа конституция проектын әзерләргә тиеш.
Илдә 40 миллионлап халыкның сайларга хокукы бар. Элекке президент Хөсни Мөбәрәк урыннан читләштерелгәннән соң Мисыр халкы беренче тапкыр сайлауга килде.