Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнзил Әхмәтшинны яклап Уфада пикет узачак


Фәнзил Әхмәтшин
Фәнзил Әхмәтшин

Башкортстанның Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшин Сомали мөселманнарына ярдәм итеп Башкортстанга кайтканда Уфа һава аланында тоткарланган. Аның белән бергә булган “Мирас” яшьләр оешмасы җитәкчесе Илшат Гатиятуллиннан шулай ук сорау алганнар.


Илшат, бу хәл ничек килеп туды?

– Без Сомалидагы халыкка ярдәм йөзеннән бөтен Русия буйлап 70 мең доллар акча җыйган идек. Шул ярдәмне төрекләр аша Сомалига җибәрдек. Хәзер инде шул ярдәм барып җиткәнен белү максаты белән анда барган идек, кешеләргә дә аларның биргән акчаларының кайда киткәненә дә хисап бирәсебез килде.

Узган атнакич Истанбулга, аннан инде Кениягә Найроби шәһәренә очтык. Шул Найробидан без машиналар белән Даадаб дигән Сомали качаклары лагерена бардык. 500 мең кеше Сомали чиген чыгып шунда Кениядә яшәп ята. Шунда барганчы безнең ике көн диярлек вакыт үтте. Бер көн лагерьда интервьюлар алып, фото-видеолар төшердек тә кич белән кире Найробига кайтып киттек. Шул Найробидан тагын Истанбулга очтык һәм монда һава аланына килеп төшкәч паспорт тикшерүләре, чик контролен, таможняны үттек, кешеләр көтеп торган җиргә чыккан идек. Документларын күрсәтеп ФСБ хезмәткәрләре безне алып китте. Фәнзилне аерым бер 15 минут алдан алып кереп киттеләр, арттан чыгып килгәндә мине соңрак алып кереп киттеләр.

Минем бөтен фотоаппаратлар, ноутбуклар, видеокамераларны алдылар да, бер-ике сәгать сорау алып ноутбукларны китереп бирделәр. Ноутбукта булган бөтен видеоларны, фотоларны бетергәннәр иде. Гомумән, ноутбук ачылмады - кап-кара булып торды. Шуннан соң Фәнзил югалды. 12 сәгать диярлек аның кайда икәнен дә белмәдек. Чик сакчылардан сорыйбыз, алар: "Без аны бөтенләй күрмәдек" диләр, гәрчә алар үзләре бүлмәгә алып кереп киттеләр бит. Ә миннән сорау алучыларның берсе дә үзенең исемен дә, кем булуын да әйтмәде. Шуннан азакта бүлмәдән куып кына чыгардылар.

Фәнзил югалып бер тәүлек үткәч, аңарда наркотик тапканнар дип әйттеләр. Гәрчә ул таможня һәм барлык тикшерүләрне үткән һәм һава аланыннан чыгып килә иде бит инде. Аның авылда әниләрендә тентү булган, аннары үз өендә тентү оештырганнар. Аның кайда булуын бөтенләй белмәдек, аннары гына ФСБда дип әйттеләр.

Димәк, аны наркотик алып кайтуда гаеплиләр?

– Әйе. Гәрчә без бөтен җирдә бергә йөрдек, андый бернәрсә дә булмады. Аның үзе белән әйберләре дә юк иде. Бөтен сумкалар миндә иде. Кайтканда Истанбулда бер рюкзак алган иде, шул буш рюкзакка салганнар булып чыга инде.

Ә хәзер Башкортстан җәмәгатьчелеге нәрсә эшләргә җыена?

– Хәзер бөтен интернет сәхифәләрдә мәгълүмат бирдек. Шуннан соң чәршәмбе хөкүмәткә пикет уздыру турында белдерү кәгазе керттек. 4 декабрьдә сәгать 10.00да биш мең кешедән артык кеше катнашында ФСБның башбаштаклыгына каршы пикет булачак. Ул ФСБ каршысында үтәчәк. Хәзер адвокатлар белән эшлибез инде.

Аның адвокатын янына кертмиләр дигәннәр иде?

- Әйе кертмәделәр. Һава аланында булганда да кертмәделәр. Аннары без аның кайда икәнен дә төгәл белмәдек. Хәтта кеше урлау турында белдерү язарга идек. Без шулай кеше тиктомалдан югалды, митинглар була дигәч, әнисенә тоткарлау турында кисәтү китерәбез дигәннәр.

Димәк, әнисенә дә сез шикаять иткәч кенә әйткәннәр?

– Әйе. Алар бит берсе дә вазифаларын да исемнәрен дә әйтми. Хәтта Африкада да андый хәлне күрмәдек. Андый орган кешеләре бит үзләре белән таныштырырга тиеш. Монда берсе дә бер сүз әйтмәде.

Ә сез бу хәлне нәрсәдән килеп чыккан дип бәялисез? Алданрак ниндидер янаулар булмаган идеме?

– Элек аңа "тынычлан-тынычлан" дин әйткән булганнар бугай инде, ул ярдәм итү, җәмәгатьчелек эше, ислам, дәгъват, яшьләрне эчкечелектән, наркоманиядән чыгару өлкәсендә күп хәрәкәт алып барды. Яшьләр корылтае башлыгы иде һәм алар белән нык эшләде. Мин ишеткәнем бар иде: "нишләп бу һаман тынычлана алмый" дия торган булганнар. Аңардан былтыр да Мәскәүдән килеп сораулар алганнар иде, өендә дә тентүләр булды, шуннан соң: "Һаман тынычлана алмый мәллә, без аңа күрсәтербез" дигәнрәк сүзләр булган.
XS
SM
MD
LG