Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә “ГОЛОС” оешмасына тикшерүчеләр килде


Мәскәүдә сайлаучылар хокукын яклаучы "ГОЛОС" оешмасына прокуратура хезмәткәрләре килде.

“Агора” хокук яклау ассоциациясе башлыгы Павел Чиков белдергәнчә, “Сайлауда хокук бозу харитәсе”н пәрәвезгә элгәне өчен “ГОЛОС”ка карата административ тәртип бозу эше кузгатылган.

Прокуратура фикеренчә, әлеге харитәне сайлау башланырга биш көн кала халыкка күрсәтү канунсыз санала. Шул рәвешле “ГОЛОС” оешмасы тавыш бирүгә бәйле мәгълүматлар биреп Русия канунын бозган.

Кичә “Бердәм Русия”, ЛДРП һәм “Гадел Русия” илнең баш прокуратурасына сорау җибәрде, алар сайлаучылар хокукын яклаучы оешманың каян акча алуын белергә тели.

Русия хокук яклаучылары “ГОЛОС”ка теләктәшлек белдерде, алар фикеренчә, хакимият әлеге оешмага махсус басым ясый.
XS
SM
MD
LG