Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау балалар бакчасына тагын бер төркем кабул ителде


Татар төркеменә кабул итү кичәсендә
Татар төркеменә кабул итү кичәсендә

Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы татар бакчасы статусын алу эшен ике ел элек башлады. Ел саен бирегә нәниләрне татар төркеменә генә кабул итәләр. Шушы көннәрдә ике-өч яшьлек малай-кызларны татар төркеменә кабул итү кичәсе булып узды.


Кунакларны бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова ике сабый белән каршы алды. Сабыйлар әле үзләре дә бакча тормышына тулысынча ияләшеп бетмәгәннәр, оялып кына булса да саф татар телендә сәламләп кунакларны каршы алдылар.

Бакчада бәйрәмнәр еш була. Бу көнне бәйрәмне нәниләр дә, ата-аналар да бик көтеп алган. Бакчаның татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова сүзләренчә, бу көнне өлкәннәр бакча белән танышты, музей бүлмәсендә булды, спорт һәм музыка залларын карап чыкты. Киләчәктә бәйрәмнәрне әти-әниләр, әби-бабайлар бергәләп уздырырга ярдәм итәрләр дип ышана бакча хезмәткәрләре.

Бәйрәмдә
Бәйрәмдә
Кечкенәләр төркемендә бәйрәмчә киенгән малайлар-кызлар һәрберсе үз эше белән мәшгуль. Кемдер инде бакчага күнеккән – үзен иркен тота. Кайсылары әти-әниләрен күреп, алардан аерылырга теләмичә, тавышланып та алды.

Өч яшьлек малайлар-кызлар туган телен белә, әмма тәрбиячеләре яннарында булмагач, безнең белән үскәч аралашырга ышандырды.

Шундый малайларның берсе – Илгиз. Ул: “Сөйләшәсем килми, үскәч сөйләрмен”, дип кенә җавап бирде.

Безне каршы алган кызчык Алия сөйләшүчән булып чыкты. Инде шигырьләр дә белә икән. Алиянең әнисе Гөлназ Гафурова да кызын бу бакчага бик теләп йөрүен әйтте.

Люзия Гарифуллина оныгы Илнур белән
Люзия Гарифуллина оныгы Илнур белән
Бәйрәмгә килгән ата-аналар, кунаклар бакчаның энҗе бөртекләрен ( балалар бакчасы “Энҗе” дип атала), алкышлап каршы алды. Әле генә үз бүлмәләрендә әниләрен сорап елашкан балаларны, әйтерсең, алыштырганнар. Алар җитди кыяфәт белән бәйрәм залына керде. Кайберәүләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләде.

Ата-аналарга бакчада нәниләргә караш ошый. Люзия Гарифуллина оныгы Илнурның берничә ай дәвамында бик елап калуын, әмма тәрбиячеләр ярдәмендә хәзер бакчага теләп йөрүен әйтте.

Бакча әкренләп татар бакчасы статусына ия булып, биредә аралашу туган телебездә генә алып барылыр, чараларда балалар гореф-гадәтләребезне өйрәнер, буыннар бәйләнеше нык булыр дигән өмет зур.
Беренче рәттә кечкенәләр төркеме
Беренче рәттә кечкенәләр төркеме
XS
SM
MD
LG