Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида динара татулык турында сөйләштеләр


Омски мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов конференциядә чыгыш ясый
Омски мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов конференциядә чыгыш ясый

30 ноябрьдә Омски өлкәсенең хакимият бинасында православ христиан, ислам, яһүд, католик һәм башка дин әһелләре, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре, социаль хезмәт, югары һәм гомуми белем оешмалары вәкилләре, хакимият органнары хезмәткәрләре, талиплар, кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр һәм башкалар чираттагы динара конференциягә җыелды.


Мондый өлкәкүләм чара Омскида 1987 елдан бирле үткәрелеп килә. 24 ел дәверендә динара конференцияләр балалар һәм яшьләр елларына багышлап үткәрелде, “Ватандашлар жәмгыяте үсеше”, “Дин – террорчылыкка каршы” һәм башка күп төрле темаларны яктыртты. Быелгы XXV конференция “Иман. Ватан. Бердәмлек” дигән исем астында барды.

Конференциянең эше пленар утырыштан башланды. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән утырышта өлкәнең мәдәният министры Владимир Телевной, Омски һәм Тара митрополиты Владимир, өлкәнең баш раввины Ошер Кричевский, Омски мөфтияте мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов, Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе баш мөфтие урынбасары Анарбек Җунысов, Омски дәүләт университетының мәдәният һәм сәнгать факультеты деканы Нина Генова һәм башкалар чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар
Чыгыш ясаучылар фикеренчә, мондый динара конференцияләрнең игътибар үзәгендә һәрвакыт өлкәнең, ә гомум алганда, дәүләтнең көн кадагында торган социаль һәм рухи үсеш проблемнары яктыртыла.

XXV конференциядә ясалган чыгышларда башлыча милләтара, динара татулык, тигезлекне булдыру һәм саклау зарур дигән фикерләр ассызыкланды.

Омски өлкәсе мәдәният министры Владимир Телевной Русиянең күпмилләтле ил булуы һәм бер генә төпле акыллы сәясмәннең дә, идарәченең дә милли сорауларны читләтеп үтә алмавы, төрле халыкларның дине, мәдәниятләренең үзара йогынтысы мәсьәләләре белән шөгыльләнми булдыра алмавы турында бәян итте.

“Төрле диннәр, милләтләр проблемнарын санга сукмау, битараф булу, бәяләп җиткермәү, милләтара ызгышлар китереп чыгарырга мөмкин. Омски өлкәсендә бу юнәлештә даими һәм планлы рәвештә күп эшләр башкарыла”, диде министр Владимир Телевной.

Мәдәният министры дини берләшмәләр катнашлыгында өлкәдә байтак киңәш органнары эшләве, махсуслаштырылган мәдәният һәм мәгариф дәүләт оешмалары булдырылуы турында белдерде, Омскида 2015 елга милли-мәдәни комплекс төзеләчәге, инде комплекс төзелешенең фонды булдырылуы турында да әйтеп үтте.

Омски өлкәсенең баш раввины Ошер Кричевский (с) һәм мөфтие Зөлкарнәй Шакирҗанов (у)
Омски өлкәсенең баш раввины Ошер Кричевский (с) һәм мөфтие Зөлкарнәй Шакирҗанов (у)
Митрополит Владимир үзенең чыгышында мөселманнарга карата уңай фикерләрен белдерде, шактый гомерен Урта Азия илләрендә үткәрүе, андагы мөселман халкының гадел һәм тынычлык сөючән булулары, һәр дингә, һәр милләткә хөрмәт белән караулары турында сөйләде.

Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов үзенең чыгышында сүзен “митрополит Владимирга бу сүзләре өчен ихлас күңелдән хөрмәтемне һәм рәхмәтләремне белдерәм” дип башлады. Аннан соң ул ислам диненең кайбер тәгълиматларын аңлатты.

Чыгышының ахырында мөфти-хәзрәт “иманны, Ватанны, бердәмлекне, җирдә Ходай биргән тереклекне саклау өчен без, кешеләр, кулга-кул тотышырга тиешбез”, дигән сүзләр әйтте, бердәмлекнең зарурлыгына басым ясады.

Мөфти-хәзрәт әңгәмәдә дә бердәмлек турында сүз алып барды һәм “дин һәм мәдәният бердәм булып эш итәргә тиеш”, диде.
XS
SM
MD
LG