Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриягә хәрби ракеталар тапшырды


Русия Сүриягә хәрби ракеталар тапшырды. “Интерфакс” Мәскәүдәге дипломатик чыганакка таянып, әлеге килешүнең төгәл үтәү көннәре, күпме күләмдә булуы әйтелми, дип хәбәр итә.

Сүриягә тапшырылган хәрби коралларның бәясе 300 миллион долларга якын дип исәпләнелә.

Дипломатик чыганак белдергәнчә, корабка каршы “Яхонт” ракеталары Сүриянең яр буйларын читтән килгән һөҗүмнән саклаячак.

Мәскәүнең Димәшккә корал тапшырачагы хакында февральдә Русиянең саклану министры Анатолий Сердюков әйткән иде.

АКШ һәм Израиль әлеге гамәлгә каршылык белдерде.
XS
SM
MD
LG