Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарларының Казанга сәфәре тәмамланды


Мансур Хәйретдинов
Мансур Хәйретдинов

“Азатлык” радиосының мультимедиа сәхифәсендә “Ләйсән” төркеменең Казанга килүе, Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында җырлавы турында видеотасма куелган иде. Бу темага кабат кайтырга форсат чыкты.


Гадәттә Казан артистлары Себергә, Ерак Көнчыгышка гастрольгә баралар. Элегрәк Омски шәһәреннән “Умырзая” төркеменең, Чиләбе татарларының Казанга гастрольгә иҗади хисап тотарга килгәне бар иде.

Ә Новосибирск артистларының Казанга сәяхәте хикмәтле дә михнәтле дә булган. Әлеге сәфәрнең ничек узуы турында бу төркемне Казанда каршы алган, тумышы белән Новосибирски өлкәсе кешесе булган, бүген исә Казанда яшәүче Мансур Хәйретдинов белән сөйләшербез.

Әлбәттә, Мансур әфәнде “Ләйсән” төркеме белән бергә сәяхәт итмәгән, алар белән бозлы юллардан Урал тауларын да кичмәгән. Шулай да ул якташларының бу чакрымнарны ничек узганын якыннан белә.

Юлга чыккач, өч көннән соң, “Исән сау кайтып җиттек. Без – Новосибирскида. Барыгызга да рәхмәт” дигән смс-хәбәрне дә ул үзе кабул иткән. Шушы кызыклы һәм маҗаралы проект, аның төрле яклары турында Мансур әфәнде дулкынланып сөйли.

Рафик Әүлияров
Рафик Әүлияров
– Былтыр “Ләйсән” ансамбленең җитәкчесе Рафик Әүлияровның юбилее булды. Без Казаннан Гөлзада Сафиуллина, Риф Гатауллин белән бергәләшеп, Новосибирскига юбилейга бардык. Мин аннан шаккатып кайттым: Себер татарлары Казаннан меңнәрчә чакрым читтә дә татарча җырлар язып, татар телендә иҗат итеп яши.

Мансур әфәнде, Новосибирскида татар автономиясен кем җитәкли? Алар ни белән шөгыльләнәләр?

– Новосибирски өлкәсенең Татар автономиясе президенты – Әмир Гәрәев, ә мәдәният музее җитәкчесе – Роза Тихомирова, ул үзе дә “Ләйсән” төркемендә җырлый.

Былтыр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Новосибирски губернаторы янына эшлекле очрашуга баргач, Себер татарларының концертларын карады һәм автономиягә микроавтобус бүләк итеп калдырган иде.

Казан артистларының Себергә, Ерак Көнчыгышка гастрольгә баруы гадәти хәл, ә Себер артистларының Казанга тамаша күрсәтергә килүенә нәрсә этәргеч булган?

– Татарстан президенты белән очрашудан соң, аларның күңелләре күтәрелеп китте, Казанга килү теләге уянды. Миңа шул турыда әйттеләр. Вакыт инде декабрь ахыры булганга күрә, мин Казанга сәяхәтне киләсе сезонга планлаштырырга тәкъдим иттем.

Ноябрь аенда “Ләйсән” ансамбле Татарстан президенты бүләк иткән микроавтобуска утырып, ерак араларны якын итеп, Казанга килде.

“Ләйсән” төркемен Казанга китерүне оештыру эшләрен башлап йөрүче кеше буларак, әйтегез әле, кунакларны каршы алу ничегрәк булды? Сезгә кемнәр ярдәм итте?

– Мин беренче итеп Татар конгрессына бардым. Марс Тукаев район җитәкчеләренә “Себердән татар төркеме килә, аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәк” дип, хатлар язды.

Мәдәният министрлыгына да бардым. Новосибирски кунаклары Татарстан авылларын күрәсебез килә дигәч, барлык районнарга да министрлык, конгресс аша хатлар җибәрелде.

Роза Тихомирова
Роза Тихомирова
Башта Апас районындагы бик матур гына Балтай авылында безне бик яхшы кабул иттеләр. Саф татар авылындагыча матур булды. Апасның үзендә исә, оештырабыз дип ышандырган кешеләр дә бар иде, ләкин безне беркем дә каршы алмады, кызганычка каршы. Без кире борылып кайттык.

Әтнәгә барып шаккаттык – шундый матур каршы алдылар, зал шыгрым тулы булды. Әтнә бик матур тәэсирләр калдырды.

Казанда Тинчурин театры бинасында узган концерт яхшы булды. Зал бик үк тулы булмаса да, халык җыелган иде. Тамашачылар “Афәрин!” дип кычкырып, кул чаптылар.

“Ләйсән” төркеменең репертуары бездә ишетелмәгән җырлардан тора, күбесенең авторы – Рафик Әүлияров. Шуңа күрә дә тамашачыга концерт кызыклы булды.

Ерак Себердән үк, ике мең ярымга якын чакрым юллар узып, Казанга килгән кунакларның хыяллары тормышка аштымы, алар нинди уй-хисләр белән кайтып китте?

– “Ләйсән” төркеме Себердәге бөтен татар авылларын йөреп чыккан инде. Аларның мәккәбез Казанга килеп күренәселәре килгән иде. Менә шул зур хыялны тормышка ашыру өчен ерак сәфәргә чыкты алар.

Булышам дигән кешеләр юкка чыкты – бусы бик күңелсез. Шул ук вакытта көтелмәгән яхшы мизгелләр куандырды: бер дә белмәгән кешеләр ярдәм кулы сузды. Әтнәдән Ләйлә Айдар кызы телефоннан гына оештыру һәм каршы алуны хәл итте, нәтиҗәсе дә бик матур булды.

Реклама җитмәде дип әйтә алмыйм: газетлардан, радиодан хәбәр иттек, афишаларыбыз да бар иде. Халык белмәде түгел. Тинчурин театры залын да тутырып булыр иде, тик безнең халыкның артык исе китми.

Без – күп халык бит. Себердә, яки башка җирдә булса, “Тагы татарлар бар” дип шаккатырлар иде. Халыкның битарафлыгы бар шул.

* * *

Мансур Хәйретдинов якташларының Казанга килеп, кыенлыклар белән концерт куюы уңаеннан горурлана да, борчыла да. Ул беркемне дә тәнкыйтьләми дә, зарланмый да.

2,5 мең чакрым килеп, 2-3 концерт кую, Себер сәнгатен Казанга күрсәтү эзсез калмаячак. Әле Роза Тихомированың Тинчурин театрына 6 мең сум бурыч түлисе калган (аренда бәясенең 14 мең сумын гына түләргә акчасы җиткән аның).

Себер татарларының Казанга ничек мөкиббән булып килгәнен кешеләр Рафик Әүлияров иҗат иткән җырдан гына түгел, Урал таулары аша сузылган кызыклы һәм михнәтле сәфәрдән дә белсен.
XS
SM
MD
LG