Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы сайлауларда канун бозулар ачыклана


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанда 4 декабрь көнне Русия дәүләт думасына сайлаулар җәмгысе 3528 сайлау участогында үтә. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, барлык сайлаучылар саны – 3 миллион 22 мең 563 кеше.


Сайлаулар көнендә Башкортстандагы сайлау комиссияләрендә тавыш бирү хокугы белән җәмгысе 28 мең әгъза эшли. Сайлау бюллетеньнәре республикада дәүләт телләре булган башкорт һәм рус телләрендә, шулай ук татар телендә дә әзерләнгән.

Сайлауда катнашучы барлык партияләрнең федераль исемлекләренең Башкортстан төбәк төркемнәрендә депутатлыкка 92 кандидат теркәлгән. Шуларның 88-е Дума сайлауларында беренче тапкыр катнаша. Ә дүрт кандидат узган бишенче чакырылыш думада да депутат булган.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов үз тавышын Уфадагы 100нче сайлау урынында бирде. Нефтьчеләр мәдәният сараенда урнашкан бу урын сайлаулардан өзелеп тормый.

Сайлаучылар алтынчы чакырылыш дума депутатларына үз теләкләрен әйтә, зур өметләр баглый. Байтак кеше, сорашып белешү нәтиҗәләренә караганда, депутатларга ышанмавын әйтә. “Барыбер ирекле сайлауларны көтәсе түгел һәм безнең тавышларны да хакимият фиркасе файдасына өстәп күрсәтәчәкләр”, – дип белдерде Уфадагы бер сайлаучы. Сайлаулар башка еллардагы кебек үк, оешкан төстә бара. Сайлаучыларның активлыгы, һәрвакыттагыча, аеруча авыл җирләрендә күзәтелә. Авыл халкы андагы хакимиятнең күз алдында, шуңа күрә сайлауга бармау үзеңне киләчәктә кайбер көндәлек кирәк-ярактан, мисал өчен, печән, салам алудан мәхрүм итүгә китерергә мөмкин.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Наилә Алтынова әйтүенчә, кайбер хокук бозуларның теркәлүе хакында да мәгълүматлар алына. Мәсәлән, Уфаның Дим районындагы бер сайлау үзәгендә сайлау тартмасына өстәмә бюльлетеннәр ташлау омтылышы булган. Әле анда тикшерү үткәрелә, шул вакытка сайлау үзәге рәисе эшеннән читләштерелгән.

Башкортстанга чит илләрдән килгән күзәтүчеләр төрле районнарда үз эшләрен башкара. Сайлауның тулырак нәтиҗәләре 5 декабрь көнне билгеле булачак. Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, тавыш бирүчеләр саны 2007 елгы сайлауларныкыннан артыграк булачагын хәзер үк әйтеп була.
XS
SM
MD
LG