Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда беренче татар теле курслары ачылды


 Татар телен өйрәнү дәресләре
Татар телен өйрәнү дәресләре

Истанбулдагы “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте татар телен өйрәнү дәресләре башлап җибәрде. Төркиядә туып үскән татарларда бу түләүсез курслар зур кызыксыну уятты. Алар туган телне кирилл алфавитына нигезләнеп камилләштерә.


Яңа ачылган курслар әлегә Истанбулда беренче һәм бердәнбер татар теле курслары. Дәресләрне Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген үзләштергән, бүген Истанбулда магистратурада белем алучы Миләүшә Ризванова укыта. Курсларны ачу эшендә “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гүлтән Ураллы башлап йөргән.

Гүлтән Ураллы
Гүлтән Ураллы
“Курсларны узган елдан бирле ачарга җыенып йөри идек. Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгына дәреслекләргә заказ бирдек. Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге бик ярдәм итте. Аның җитәкчесе Радик Гыйматдинов белән бергә министрлыкка хат яздык. Истанбулда курслар ачырга телибез, укытучыбыз бар, дәреслекләр бүлеп бирә алмассызмы, дип сорадык. Министрлык безгә уңай җавап бирде”, дип сөйли Миләүшә.

Татарстанның мәгариф министрлыгы Истанбулга "Әлифба" китабын, татарча-төрекчә сүзлекләрдән торган йөзләп уку әсбабы җибәргән. Миләүшә Ризванова дәресләрне атнасына ике тапкыр – чәршәмбе һәм шимбә көннәрне уздыра. “Кеше бик күп җыелыр дип көтәбез”, дип өметләнә ул.

Миләүшә Ризванова
Миләүшә Ризванова
Истанбулда тәүге тапкыр татар теле курслары ачылуына “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гүлтән Ураллы аеруча шат. “Ничә ел шуның турында уйлап йөри идек. Бу безнең чын күңелдән килгән теләгебез иде. Туган телебезне яхшы итеп өйрәнергә, камилләштерергә тели идек. Аллага шөкер, Миләүшә ярдәме белән бу эшне башлап җибәрдек”, ди Гүлтән ханым.

Гүлтән ханым сүзләренчә, Истанбул татарларының әлеге дәресләргә ихтыяҗы зур булган. “Мин үзем монда тудым, татарча сөйләшмичә, белмичә үстем. Җырлар аркылы гына өйрәнеп калдым. Әзрәк сөйләшә белсәк тә, яхшы итеп язарга, китаплар укырга өйрәнәсебез килә иде. Хәзер мондый мөмкинлегебез бар. Татар теле курсларын башлау – “Идел-Урал төркиләре” җәмгыятенең 2011 елда төп чарасы булды", дип сөйли Гүлтән Ураллы. Дәресләр Җәмгыять Топкапы районында ачылган яңа офиста уза.

“Төп проблема – кирилл хәрефләрне белмәү”

Миләүшә Ризванова сүзләренчә, Төркия татарларының кирилл алфавитын белмәве шактый авырлык тудыра. “Төркиядәге милләттәшләребезнең туган телен өйрәнүендә төп проблемы – кирилл хәрефләрен белмәве. Интернетта бик күп татар сайтлары бар. Ләкин күбесе кирилл хәрефләрендә язылганга, милләттәшләребез аны куллана алмый”, ди Миләүшә. Шуңа күрә ул беренче максат буларак курсларга йөрүчеләргә кирилл хәрефләрен өйрәтергә тели, соңыннан әдәбият аркылы аларның сүз байлыгын арттырырга ниятли.

Гүлтән Ураллы да әлеге проблем булуы белән килешә. “Без монда, билгеле, латин алфавитында укып үстек. Татарстанга баргач, бу безгә шактый авырлыклар тудыра: урам исемнәрен укый алмыйбыз, юлны табу авыр, кибеттә тауар турында мәгълүматны укып булмый. Шуңа күрә безнең өчен кирилл алфавитын өйрәнү зарури”, ди Гүлтән ханым.
"Татар теле курсларын башлау – “Идел-Урал төркиләре” җәмгыятенең 2011 елда төп чарасы булды"
"Татар теле курсларын башлау – “Идел-Урал төркиләре” җәмгыятенең 2011 елда төп чарасы булды"
XS
SM
MD
LG