Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Дәүләт думасына ике фирка генә үткән


Татарстанда җиде процентлык киртәне бары тик “Бердәм Русия” һәм КПРФ кына үткән.

Хакимият фиркасе Татарстанда иң күп тавыш җыйган. Аның өчен сайлаучыларның 78 процентка якыны тавыш биргән. Сайлаучыларның ун процентка якыны коммунистлар яклы булган.

Башка фиркаләргә республика халкы аз тавыш биргән диелә. “Гадел Русия” - 5,29, ЛДПР – 3,5, “Яблоко”ның бер процентка якын сайлаучысы булган. “Русия патриотлары” һәм “Правое дело” фиркаләре бер процентлык та тавыш җыя алмаган.

“Бердәм Русия”нең иң күп сайлаучылары республиканың, район, авылларында булган, алар 90 процентка якын тавыш биргән. Норлат районында 100 процентка якын тавыш “Бердәм Русия” өчен бирелгән.

Сайлаучылар хокукын яклаучы “ГОЛОС” оешмасы Татарстанда бюллетеньнәрне санаганда дистәләгән хәрәмләшү булуын әйтте. Күп очракта сайлау бүлеге әгъзалары тавыш бирү кәгазьләрен үзләре тутырган. КПРФ фиркасе дә республикада сайлау тартмасына күпләп бюллетень ату очрагын ачыклаган.
XS
SM
MD
LG