Accessibility links

Хакимият фиркасен яклауда Татарстан бар Русияне уздырган


Казанның Волгоград урамындагы сайлау урыны
Казанның Волгоград урамындагы сайлау урыны

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында 4 декабрьдәге Дума сайлаулары нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы үтте. Татарстанда үткән быелгы сайлауларда җиде партиянең 6сы үз процентларын арттырса да, “Бердәм Русия” фиркасе күпчелек тавыш җыя алган.


Матбугат очрашуы вакытында китерелгән төгәл булмаган сайлау нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда “Бердәм Русия” фиркасе – 77,8, Коммунистлар – 10,59, “Гадел Русия” – 5,3, "либераллар" – 3,48, "алмалар" – 0,8, "ватанпәрвәрләр" – 0,43, "Уң эш" фиркасе исә 0,37% тавыш җыя алган.

Шулай итеп, хәзерге вакытта гамәлдә булган 7%лык сайлау чиген республикада “Бердәм Русия” белән Коммунистлар партиясе генә уза, дип белдерде Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин. Гомумән алганда, сайлаулар тыныч узды, дип тә өстәде ул.

Кайбер районнар рекорд куйды

Дума сайлауларына катнашу Казан буенча 60% тәшкил иткән. Татарстанда исә бу күрсәткеч 80%ка якын булган. Бигрәк тә Әтнә, Чирмешән, Апас, Буа районнарында халык сайлауларга теләп килгән. Аларда 100%ка якын катнашу булган.

Авыл халкының сайлауларга актив катнашуын, матбугат җыелышына катнашкан Татарстан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл кешеләренең хакимияткә ныграк ышануына һәм авыл җирлегендә сәясәтнең азрак булуына бәйләп аңлатты. Алар өчен сайлаулар һәрвакыт бәйрәмгә тиң булды, дип тә өстәде Мөхәммәтшин.

Бюллетеньнәр кайсыныкы?

Анатолий Фомин, Татарстанда сайлаулар тыныч үтте, дип белдерсә дә, Казандагы өч сайлау урынында канун бозу очраклары да күзәтелми калмаган.

Бер урында сайлау бюллетенен сайлау әрҗәсенә күпләп ыргыту очрагы булдырылмый калдырылган. Әмма ул бюллетеньнәрдә кайсы партиянең билгеләнгән булуы белгертелмәде, бары тик бу хәлнең Казанның Яңа Савин районында булганы гына әйтелеп узылды. Хәзерге вакытта бу очракларны тикшерү бара, дип белдерде Анатолий Фомин.

Коммунистлар ныгый, “Бердәмнәр” көчсезләнә

Үзәк Сайлау һәм парламент рәисләре чиратлап сүз алган чарада, ни өчен быелгы сайлауларда Коммунистлар партиясе ике мәртәбә күбрәк тавыш җыя алды, дигән сорау да яңгырады. Фәрит Мөхәммәтшин исә моны, халыкның бер генә партиянең хакимият итүеннән туюына һәм оппозиция фиркасен булдырырга теләвенә бәйләп аңлатты.

Парламентта оппозиция һәм башка фикерле партия депутатлары да булса, димәк анда ниндидер дискуссияләр, эзләнүләр дә, мөмкинлекләр дә күбрәк була ала дигән сүз. Нәтиҗәдә дөресрәк карарлар да кабул ителә ала, дип белдерде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, журналистларның сорауларына җавап итеп.

Республикада сайлауны төрле партияләрдән билгеләнгән 8 меңнән артык күзәтүче карап торган. Алар арасында Төркия, Америка Кушма Штатлары, Израил, Австрия кебек дистәдән артык чит ил күзәтүчесе дә булган.
XS
SM
MD
LG