Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бала тартмасы Русиягә килде


Чехиядәге бала тартмасы
Чехиядәге бала тартмасы

Узган атнада Сочида ачылган бала тартмасына беренче сабый салынды. Европа илләрендә тартмалар балаларның гомерен саклап кала.


Узган атнада Сочида беренче тапкыр бала тартмасына бәби салынды. Кемгәдер кирәк булмаган сабый чүплеккә түгел, ә махсус жиһазландырылган тартмага илтеп салынганга күрә, ул исән-сау, тиздән яңа ата-аналы булачак. Краснодар крае – Русиядә иң күп балалар ташланган төбәк санала, шуңа беренче бала тартмалары биредә куелды. Беренчеләре Сочи, Новороссийски, Армавир һәм икесе Краснодарның үзендә куелган. Чираттагы тартмалар Пермь краенда урнаштырылачак.

Чехиядә беренче тартма 2005 елда ачылды. Беренче тартма ачылганда табиблар, рәсмиләр һәм сәясәтчеләр бу эшкә каршы бик күп дәлил китерде. Әхлаксызлыктан алып балалар белән сәүдә итүгә кадәр гаепләр ташланды. Әмма менә инде биш ел ярым узган, аның нәтиҗәсен төрлечә бәяләп була. 46 балалар тартмасына 62 бала салынган. 62 бала үз ата-анасы назыннан мәхрүм булса да, алар исән сау, чүплеккә ташланмаган, яңа гаиләдә тәрбияләнәчәк.

Бала тартмасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:51 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG