Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә гаделсез сайлауга каршы чарада меңнәрчә кеше катнашты


Гаделсез сайлауга каршы чарада меңнәрчә мәскәүле катнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

Дүшәмбе кичендә Мәскәүдә "Сезнең сайлаулар – фарс!" дигән каршылык чарасы үтте. "Солидарность" ("Теләктәшлек") хәрәкәте оештырган чарада меңнәрчә кеше катнашты.

Дүшәмбе кичендә Мәскәүдә "Сезнең сайлаулар – фарс!" дигән каршылык чарасы үтте. Дума сайлавындагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп "Солидарность" ("Теләктәшлек") хәрәкәте оештырган чарада меңнәрчә кеше катнашты.

Берничә йөз кеше башлаган митингка, карлы яңгыр явып торса да, ун меңләп кеше җыелды һәм “Путин кит!” Путинсыз Русия!” кебек шигарләр кычкырды.

Русиядә мондый зур протест чарасының инде шактый күптән булганы юк иде. Кайберәүләр хәтта бу кадәр күп кеше җыелуын 1993 елдан бирле күргәннәре булмавын әйтә.

4 декабрьдәге дума сайлавы Путинга һәм аның “Бердәм Русия” фиркасенә ризасызлык белдерү рухында узды. Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы сайлау “сәяси көндәшлекнең чикләнгәнлеген һәм гадел булмавын күрсәтә” дип белдерде.

Сайлауларны күзәтүче бәйсез "Голос" оешмасы бу сайлаудагы канун бозулар турында 1500-дән артык шикаять туплаганлыгын әйтә.

Митингта чыгыш ясаган оппозиция җитәкчеләренең берсе Владимир Рыжков “10-15 процент ялган бюллетеньнәр ташлау, хәрәмләшүләр һәм протоколларны үзгәртеп язулар аша җыелган. “Бердәм Русия”нең чынлыкта 35 проценттан артык тавыш җыя алмаганлыгын басым ясап әйтәсем килә. Бәлки әле азрак та булгандыр. Аларның хәле бигрәк тә миллионлы шәһәрләрдә яман. Иң яхшы дигәндә 20-25 процент. Шуңа күрә бу җиңелү. Коммунистларның, “Гадел Русия”нең һәм ЛДПРның җиңүе ул җиңү түгел, ә протест белдереп тавыш бирү нәтиҗәсе генә”, - ди.

Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук коррупциягә каршы көрәшүче блоггер Алексей Навальный, язучы һәм либераль сәясәтче Дмитрий Быков, Химки урманын яклау хәрәкәте җитәкчесе Евгения Чирикова, оппозиция җитәкчесе Борис Немцов, “Солидарность" җитәкчесе Илья Яшин, журналистлар Артемий Троицкий һәм Виктор Шендерович та булды.

Немцов, Троицкий, Навальный һәм Шендерович чыгышлары
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:39 0:00

Илья Яшин “Азатлык Радиосы”на: “Бу чараның максаты бик гади – сайлаудагы хәрәмләшүләргә һәм илдә сайлауларны бетерүгә протест белдерү. Моның бернинди дә сайлау булмавы, ә нәтиҗәсе алдан билгеләнгән тавыш бирү генә булуы инде аңлашыла”, - дип белдерде.

"Чистые пруды" паркында үткән чарага халык шул кадәр күп җыелган иде ки, бер өлеше мәйданга сыймыйча машина юлына чыгарга мәҗбүр булды, машина хәрәкәте туктап калды диярлек.

Чыгыш ясаучылар бу сайлау үзгәрешләрнең башы гына булуы, алда президент кампаниясе торуы турында сөйләде. Җыелган халык ул чыгышларга: “Путин, үзең кит!” дип кычкырып җавап бирде.

Митинг тәмамлангач, Лубянкага, Үзәк сайлау комиссиясе бинасы янына бару тәкъдиме яңгырады һәм халык шунда юнәлгәч, полиция йөзләрчә кешене тоткарлады.

Каршылык чарасы тоткарлаулар белән тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:07 0:00

"Путин, үз юлың белән кит!"

XS
SM
MD
LG