Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африка егетләре Сызранны үз итә


Сызран каласында хәрби боралак очучылары әзерләнә. Әңгәмәбез шул хәрби уку йортында белем алучы Африкадан килгән егет – Омар белән.


Сызранда 200 мең тирәсе кеше яши. Шуларның 88%ы – урыслар. Татарларның саны – ун мең тирәсе һәм алар халыкның биш процентын тәшкил итә. Азия, Кавказ капкалары ачылгач, мөселманнар саны шулар исәбенә дә арткан.

Хәзер шәһәрдә якынча 448 азәри, 361 таҗик, 291 үзбәк, 124 башкорт, 89 казакъ, 74 көрд, 22 төрекмән, 21 чечен яшәп ята. Соңгы елларда Африка илләреннән килгән егетләр Сызранга аерым бер төсмер өсти: алар кап-кара тәннәре, утлы күзләре һәм нур сибелеп торган ап-ак тешләре белән дә күзгә ташлана.

Хәрби боралак училищесенә егетләр кайсы мәмләкәтләрдән килә һәм сезгә Сызран шәһәрендә яшәү шөбһәле түгелме?

– Безгә биредә уңайлыклар тудырылган. Даими иплелек тоеп яшибез. Ике йөзгә якын егет: Төрекмәнстан, Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан, Мали, Гвинея һәм башка илләрдән килеп укый.

Авыр сүз һәм кысрыклаулар күзәтелмиме?

– Юк. Һичкайчан. Шул егетләр белән рәхәтләнеп намаз укыйбыз. Җомга намазларыбызны хәрби училищенең махсус намаз бүлмәсендә башкарабыз.

Сызранда барлык мәчетләр дә татарлар тарафыннан салынганын беләсезме?

– Беләбез. Җомга намазын татар – 27 яшьлек Таһир хәзрәт алып бара. Ул әле өйләнмәгән егет.

Ә Сезгә татар кызлары ошыймы соң, аларга өйләнер идегезме?

– Ошый, ләкин дә безнең алда бер генә максат – ул төпле белем алу.

Укып бетереп Африка илләренә кайтып китүчеләр арасында өйләнеп китүчеләр булдымы соң?

– Юк. Анда безне үзебезнең кәләшләр көтә.

Илләрегездә халык кайсы динне тота?

– Йөз процент мөселманнар.

***

Сызран шәһәре буйлап, төркем-төркем кап-кара тәнле, ап-ак тешле, күзләреннән мөселман нуры сирпеп торган егетләр йөри. Зифалар, төзек холыклылар. Авызларында тәмәке күрмәссең, кулларында сыра шешәләре юк. Планетабызның киләчәген шундый ипле егетләр кулында күрәсе килә.
XS
SM
MD
LG