Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанда Тукай кичәсе узган


Үзбәкстанның Фирганә өлкәсенең “Сафия” татар мәдәни үзәге Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәргән.

Әлеге чара төрле милләт вәкилләрен, олысын да, кечесен дә бер залга җыйды, ди оештыручылар. Өлкә китапханәсенең кичә оештырылган актлар залында алма төшәрлек тә урын булмаган.

Әдәби кичәнең төп өлешен Гөлфия Кәшипова җитәкчелегендәге “Күбәләгем” фольклор ансамбле коллективы чыгышы алып торган. Әлеге чара Тукай шигырьләре, аларга язылган җырлар белән үрелеп барган.
XS
SM
MD
LG