Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан сайлауларында татар теле “онытылган”


Казанның Волгоград урамындагы сайлау урыны.
Казанның Волгоград урамындагы сайлау урыны.

4 декабрьдәге Дәүләт Думасы сайлаулары артта калса да, сайлау көнне Казандагы сайлау урыннарында булган хәлләрнең кайтавазлары килә тора. "Азатлык" тыңлаучысы сайлау урыннарында татар теленең "онытылуы" турында сөйләде.


"Азатлык" радиосы тыңлаучыларының берсе, җәмәгать эшлеклесе Зөфәр Зәйнуллин, Казанның 157 һәм 156 сайлау урыннарында татар теленә икенче төрле караш булуын белдерә. "Мин бу сайлауга баргач, үземне Казанда итеп түгел Рязаньдә кебек хис иттем", дип белдерде ул.

"4 декабрь көнне без дә тормыш иптәшем белән сайлауда катнаштык. Безнең сайлау урыны 157 санлы иде. Ул Казанның Шамил Усманов урамындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә урнашкан булып чыкты.

Сайлау гадәти кебек тоелса да, бу мәктәптәге сайлауга кагылышлы мәгълүмат язуларының русча гына булуы минем игътибарымны җәлеп итте. Дөрес, ишек янындагы сайлау урыны турындагы тактада русча язу астында ике-өч мәртәбә кечерәк хәрефләр белән татарча язылган иде.

Ә эчтәге залда исә бар мәгълүмат та рус телендә генә. Сайлау залы, күзәтүчеләр һәм башка язуларны әйтүем. Әйтерсең, без бер урыс шәһәрендә", дип сүзен башлады җәмәгать эшлеклесе.

"Мин инде аптырагач, шул күзәтүчеләргә, сайлау комиссиясе секретаренә мөрәҗәгать иттем. Үзләре татарлар булып чыкты. Шул мәктәптәге укытучылар икән. Бу хәлгә сез ничек карыйсыз дип сорагач, алар башта аптырап калды. Игътибар да итмәгәннәр, язмаларның татарча язылмавы уйларында да булмаган", ди Зәйнуллин.

“Сайлау урыннарында татар теле кысрыкланды”

"Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге саф татар гимназиясендә дә шулай булгач, нәрсә уйларга кала инде. Аның хәтта директоры да -- Казан шәһәр думасы депутаты.

Беренчедән, мәктәп директоры да күрергә тиеш, икенчедән ул сайлау урынын булдыручылар да татар телендә язулар булуына игътибар итәргә тиеш иде. Русиядә яшәсәк тә, әле беркем безнең телне бетермәгән. Татар теле, татар милләте һәм хәтта татар республикасы да бар", дип дәвам итте ул.

Зөфәр Зәйнуллин, бу хәл башка сайлау урыннарында да ничек икән дип кызыксынып, 156 санлы сайлау урынына да кереп чыккан. Тик анда да шул ук хәлгә юлыккан.

“Татар телен кайгырту сүздә генә калмасын”

Сайлауда татар теленең кулланылуы ул кадәр үк мөһим түгел кебек күренсә дә, бу бик әһәмиятле вакыйга, ди Зәйнуллин.

"Безнең президент та, премьер да милләт турында, безнең күпмилләтле республикада яшәвебез турында гел сөйләп тора. Әмма шул сөйләү сөйләүдә генә кала. Нигәдер сөйләшенгәннәр гамәлгә ашырылмый.

Менә хәзер яңа ел якынлаша, күрегез дә торыгыз, бар җиргә “С Новым Годом” дип зур-зур итеп язачаклар, ә аска күз төшми торган җиргә кечкенә генә хәрефләр белән “Яңа Ел белән” дип язып куячаклар", ди Зөфәр Зәйнуллин.

Ул, сайлауда күзәтелгән татар телен “оныту”ны Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә җиткерергә башыма килмәде, ди.

Мөгаен, гарьләнү хисе минем акылымны томалагандыр инде. Әмма марттагы президент сайлауларына кадәр Татарстан үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Анатолий Фомин янына шәхсән кереп, бу хәлгә карата үз канәгатьсезлегемне җиткерергә уйлыйм, ди җәмәгать эшлеклесе.
XS
SM
MD
LG