Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимә Флера Сафиуллина вафат


Флера Сафиуллина (1938-2011)
Флера Сафиуллина (1938-2011)

Танылган галимә, филология фәннәре докторы, профессор Флера Сафиуллина вафат булды.


Флера ханымның бар тормышы Казан университеты, шушы уку йортында татар телен өйрәнү һәм аны өйрәтү белән бәйле дияргә була. Чыгышы белән Татарстанның хәзерге Тукай районында урнашкан Теләнче Тамак авылы кызы 1955 елда (хәзер федераль дип аталган) Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлагач, татар теле кафедрасында башта лаборант, аннары ассистент булып эшли башлый.

1965 елда аспирантураны тәмамлый, күренекле тел белгече Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә «Татар телендә сүз тәртибе» дигән темага кандидатлык, 2000 елда татар әдәби теленең синтаксис төзелешенә багышланган докторлык диссертациясен яклый.

1992 елда Флера ханым университетта яңа ачылган «Чит телле даирәдә татар теле» кафедрасын җитәкли башлый һәм соңгы вакытка кадәр шул вазифаны башкара. Бар университетта татар телен укыту өчен җаваплы әлеге кафедраны берүк вакытта "дөньяда иң танылган татар кафедрасы" дип атарга да буладыр. Ике дистә ел эчендә анда дөньяның төрле илләреннән дистәләрчә чит ил ватандашы татар теле сабакларын алып китте.

1990нчы елларда татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү омтылышы чорында Флера ханым туган телнең куллану даирәсен киңәйтүгә зур өлеш кертте. Һуманитар фәннәр вәкиле булуга карамастан, ул телнең үсеше өчен беренче чиратта аның заманча технологияләрдә кулланышын арттыру кирәклеген аңлап, шул өлкәдә эшләгән галимнәр төркеме белән тыгыз хезмәттәшлек итте.

Кырык елдан артык фәнни эшчәнлеге дәверендә Флера ханым гаять бай мирас калдырды – татар теле гыйлеме өлкәсендә йөздән артык монография, дәреслекләр, сүзлекләр, укыту әсбаплары, мәкаләләр. Иң мөһиме – Флера ханым үзе тәрбияләп үстергән, аның эшен дәвам итәрдәй шәкертләре – мәктәбе кала. Бу шәкертләрнең күбесе Флера апаны "икенче әниебез" дип йөртә иде. Урыны җәннәттә булсын.

Флера Сафиуллина шәкертләре белән
Флера Сафиуллина шәкертләре белән
XS
SM
MD
LG