Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Советлар Берлеге бетүгә кул куелган көн


Бүген Советлар Берлеге таркалуны рәсмиләштергән килешү имзаланган көн.

1991 елның 8 декабрендә Русия, Украина һәм Беларус җитәкчеләре Борис Ельцин, Леонид Кравчук һәм Станислав Шушкевич Беловеж урманындагы Вискули утарында очрашып “Советлар Берлеге халыкара хокук һәм геосәяси мәгънәдә бердәмлек булудан туктый” диелгән.

Килешү Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеген (БДБ) төзүгә юл ача. 1991 елның 12 декабрендә Русиянең Югары Шурасы әлеге килешүне хуплый.

1990 елның марты белән 1991 елның декабрь айлары арасында элекке совет республикаларның барысы да бәйсезлек игълан итте. 2005 елда Русиянең ул чактагы президенты Владимир Путин Советлар Берлегенең таркалуын XX гасырның “иң зур геосәяси фаҗигасы” дип атады.

Азатлык радиосы Советлар Берлеге таркалу вакыйгасына махсус проект тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG