Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китмибез без


"Азатлык" радиосының Казан бюросы ябылуы уңаеннан
Азат Европа/Азатлык радиосы президенты белдерүе

2008 елның гыйнварында "Азатлык" радиосы Русия хакимиятеннән ясалган көчле басым сәбәпле үзенең Татарстандагы бердәнбер FM-партнерын югалтты. Шуннан бирле "Азатлык" үзенең радиотыңлаучылары белән бәйләнешен төп платформа итеп торган саен ныграк Интернетны куллану аша тотарга тырышты.

2012 елның 1 гыйнварыннан "Азатлык" радиосының Казан бюросы ябылуга карамастан, мин тыңлаучыларыбызны без беркая да китмибез дип ышандырасым килә. "Азатлык" алга таба интернетны беренчел җиткерү чарасы иткән яңа стратегия нигезендә дәвам итәчәк – "Азатлык" радиосының иң шәп журналистик эшләрен безнең хәзерге тыңлаучылар һәм укучыларыбыз шунда карап бара алачак, алай гына да түгел, элеккедән аермалы буларак, берүк вакытта уртаклаша да, башкаларга тарата да алачак.

Мин тыңлаучы-укучыларыбызга моңа кадәр дә безгә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт әйтергә телим. Без сезнең белән киләчәктә дә www.azatliq.org сәхифәсендә бәйләнештә торырга өметләнәбез.

Стивен Корн
Азат Европа/Азатлык радиосы президенты
XS
SM
MD
LG