Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илфак Шиһапов: “Һәр авылның шәҗәрәсен табып була”


Илфак Шиһапов
Илфак Шиһапов

Соңгы елларда бик күп татар авылларының тарихы язылды. Шушы көннәрдә тагын бер хезмәт, “Иске Иштирәк авылы тарихы” исемле китап дөнья күрде. Аның авторы журналист Илфак Шиһапов китапның үзенчәлекләре турында “Азатлык” студиясенә килеп сөйләде.

Иске Иштирәк авылы тарихы” китабы Самар, Мәскәү, Уфа, Казан архивларында булган тарихи документларга нигезләнеп язылган. Монда берничә дистә документ нәкъ нөсхәдәгечә кертелеп эшләнгән. Документ рус телендә булса, ул русча язылган, татарча булса – татарча. Шулай ук шәҗәрә, митрика документлары да кертелгән.

Китап авторы сүзләренә караганда, рус архивларында татарга кагылышлы бик күп әйбер саклана һәм аларның күбесен ачып караган кеше дә юк. Әйтергә кирәк, автор төбәкләр тарихы белән бәйле әби-бабайлар сүзен, риваятьләрне документларда тикшергәндә, кайвакытта төгәлсезлекләр дә тап булган. Бу турыда тулырак аудио язмадан тыңлап белә аласыз.



Иске Иштирәк авылы хакында китап чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:59 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG