Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган галим Әхәт Нигъмәтуллинга – 90 яшь


Әхәт Нигъмәтуллин
Әхәт Нигъмәтуллин

Уфада яшәүче күренекле татар галиме, филология фәннәре һәм педагогия докторы, профессор Әхәт Нигъмәтуллинга 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аны хөрмәтләү чаралары башлана.


Әхәт Нигъмәтуллин Башкортстан белән Татарстанда киң билгеле галим һәм мөгаллим. Ул кырык ел буе Башкорт дәүләт университетында татар талипларына белем бирә. Әдәбият белеме һәм нәфис әдәбиятны укыту алымнары хакында үзенең егермедән артык китабын нәшер иткән галим дә ул.

Икенче дөнья сугышы яланнарын да үткән милләттәшебез башта театр училищесында белем алып хезмәт юлын театр артисты буларак башласа да, мәгариф һәм фән өлкәсе үзенә ныграк тарта яшь егетне. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем алган Әхәт Нигъмәтуллин әдәбият фәне буенча башта кандидатлык, аннан докторлык диссертацияләрен яклый. Башкорт дәүләт университетында 40 ел эшләгәннән соң, аны Башкортстан Укытучылары белемен камилләштерү институтына эшкә чакыралар. Әлеге көндә дә анда укытучыларга үз тәҗрибәсен өләшә ул.

Әхәт Нигъмәтуллин күпкырлы талант иясе. Яшьлек елларыннан ук әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә ул. Әмма мөгаллимлек эшчәнлеге һәм фәндәге эзләнүләре, яңадан-яңа аспирантларны әзерләве әдәби иҗатка вакытны аз калдыра. Шуңа да китапларын соңгы ун-унбиш елда гына күпләп нәшер итә башлады талантлы милләттәш. Төрле жанрларда иҗат итә Әхәт ага. Иҗат сандыгында күпчелек өлешне шигырьләр алып торса да, пьесалары да дистәдән артык аның.

Әле Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятында 30 табактан да күбрәк әсәрләре тупланган җыентыгы үз чиратын көтә. Һаман да иҗаттан аерылмый аксакал әдип һәм галим. “Әле мин шигырьләр дә язам, аларга үзем көйләр дә иҗат итәм”, - ди Әхәт Нигъмәтуллин.

Әхәт аганы 90 яшьлек юбилее белән үзе эшләгән Башкорт дәүләт университетыннан, Укытучылар белемен камилләштерү институтыннан һәм Язучылар берлегеннән килеп ихлас котлаганнар. Тиздән Уфада аның юбилей кичәсе дә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG