Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кануни митинг турында кибеттә сөйләштеләр


Сәяси әңгәмә Петербур урамы буйлап атлаганда дәвам итте. Александр Бердников уртада.
Сәяси әңгәмә Петербур урамы буйлап атлаганда дәвам итте. Александр Бердников уртада.

10 декабрь шимбә көнне, Казанда да Дәүләт думасына депутатлар сайлаганда булган хәрәмләшүгә каршы урам җыелышы булырга тиеш. Аны оештыручылар матбугат очрашуын Казаннның “Кольцо” сәүдә үзәгендәге кафеларның берсендә үткәрде.


Шимбә көнне Мәскәүдә Дума сайлауларына хәрәмләшүләргә каршы митинг оештыру уңаеннан Казанда да каршылык чаралары үтәчәк. Татарстан халкының күпчелеге, мәгълүм булганча, республика җитәкчелеге ни әйтсә, шуны үтәп, Думага халык әллә ни яратмаган хакимият фиркасен сайлады. Шулай да өстәмә бюллетеньнәрне сайлау тартмаларына ыргыту фактлары да бар.

Татарстандагы билгеле хокук яклаучы Дмитрий Бердников шул уңайдан каршылык чарасы оештырырга җыена. Пәнҗешәмбе кичендә Казанның 100ләрчә интернет кулланучыларына каршылык җыенына һәм шул вакыйгага багышланган матбугат очрашуына чакырулар таратылды.

Журналистлар иртәнге сәгать 11дә Бауман урамындагы “Регина” кунакханәсенә ачылачак матбугат очрашуына килергә тиеш иде. Әмма аларны да билгеләнгән урында табу мөмкин түгел иде.

Күрсәтелгән вакытта “Азатлык” хәбәрчесе дә “Регина” ишеген ачып керсә, анда бернинди журналистлар һәм митинг оештыручылар күренмәде. Кунакханә хезмәткәрләре ниндидер кешеләрнең, бер полиция хезмәткәренең кереп, булачак митинг турында сорашуын әйттеләр.

Башка чара булмагач, Петербур урамындагы тагы бер “Регина” кунакханәсенең ишек төбендәге утыргычларда сайлау бәхәсләре белән кызыксынучы журналистларны эзләп табарга туры килде. Чакырылган журналистлар белән рус мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре сөйләште.

Төп оештыручы Дмитрий Бердников 1 сәгатьтән соң гына килеп җитте. Аны үзе утырган офисыннан чыккан вакытта полиция тоткарлаган. Нинди митинг үткәрәсез, кайда, кәгазьләрегез нинди, дип сораганнар. Бу тоткарлау аркасында Бердников журналистлар белән очрашырга вакытында килеп җитә алмаган.

Ләкин Петербур урамындагы “Регина” кунакханәсендә дә матбугат очрашуын үткәреп булмады. Кичтән ук кунакханә хуҗалары түбәдән кар төшерү сылтавы белән сайлау турында сөйләшү өчен урын бирүдән баш тарткан булган.

Бердниковны һәм каршылык чарасын оештыручы башка сәясәтчеләрне фойедан урамга төрткәләп чыгардылар. Сәяси әңгәмә Петербур урамы буйлап атлаганда дәвам итте.

Матбугат очрашуы "Кольцо" сәүдә үзәгенең бер кафесында дәвам итте. Журналистларга сайлаудан соң килеп туган вазгыять турында мәгълүмат бирелде.

Җинаятьчелеккә һәм канун бозуга каршы хәрәкәт җитәкчесе Дмитрий Бердников шимбә көнне сәгать 15.00дә Ирек мәйданында митингка җыелу турында искәртү кәгазен шәһәр хакимиятенә тиешле вакытында тапшырган.

Әмма бу митингның башлану вакыты һәм урыны һаман да расланмаган иде. Бердников һәм аның тарафдарлары бу митингны канун нигезендә үткәрергә тели.

Шуңа күрә алар теләсә нинди тәртип бозуга юл куймыйча гына, 4 декабрьдә үткән сайлауларның йомгакларына ризасызлык белдерү оештырмакчылар. Рәсми сәясәтчеләр дә шул ук вакытта шул ук Ирек мәйданында митинг оештыра имеш дигән хәбәрләр йөри. Ирек мәйданында кычкырып әйтмәкчеләр.

”Кольцо” сәүдә үзәге кафесында сөйләшү озаккарак сузылгач, андагы җыелышның статусы белән кызыксынучылар табылды.

Дәүләт думасына депутатлар сайлауда катнашкан фиркаләрнең вәкилләре бу җыелышта күренмәде. Шуңа күрә казанлыларның сайлау йомгакларына мөнәсәбәте монда әйтелмәде.

Әмма митингны әзерләүчеләр Мәскәүдәге оппозиция вәкилләре кебек каты сөйләшергә тырыша. Кайбер партияләр үзләренең тавышларын киметүгә шикаять итеп үзара сөйләшүдә генә зарлана, ләкин митинглар, кеше җыярга шүрли.

Митингка кемнәр килер, анда нинди чыгышлар ясарлар – болар бары шимбә көн үтәчәк җыенда гына ачыкланыр кебек.
XS
SM
MD
LG