Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихны өйрәнү – җинаятькә тиң


Совет чорында Идел буеннан Архангельскига сөрелгән алманнар турында хәтер китабын язу тырышлыгы хөкем эше белән тәмамланды.

Бу атнада Архангельски прокуратурасы тарихчы Михаил Супрунның колхозлаштыру чорында Идел буеннан Архангельскига сөрелгән алманнарның тарихын өйрәнүен "ул кешеләрнең шәхси һәм гаилә тормышларына тыкшыну" дип тапты.

Русия һәм Германия бергә колхозлаштыру чорыннан алып 50нче аллар уртасына кадәр Архангельскига сөрелгән этник алманнарның истәлегенә багышланган хәтер китабы әзерләү турында килешү төзегән булган.

Ломоносов исемендәге Помор дәүләт университеты, Архангельски өлкәсенең эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәге, Мюнхеннең Кызыл Хаҗ идарәсе һәм Нюрнбергтагы Русия алманнарының тарихи-тикшеренү үзәге килешүе нигезендә тарихчы Михаил Супрун 40 меңләп эшне тикшерергә тиеш булган. Шул мәгълүматлар нигезендә золымга дучар булганнар турында хәтер китабы әзерләнәсе булган.

Тарихчыны Архангельски архивына эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәге вәкиле Александр Дударев керткән. Моның өчен ул вәкаләтенә сыймаган гамәл башкаруда гаепләнеп шартлы рәвештә бер елга хөкем ителде.

Әлеге хөкем эше 2009 елның 13 сентябрендә башланган булган. Супрун 5 мең кешенең язмышын тикшереп өлгергән.

“Бер танылган шагыйрь әйтмешли, безнең илдә тәртипле һәр кешегә эш ачылган була. Ул "эш" дәлилләр җыя, калыная. Вакыты җиткәч ул кешедән котылу юлын табалар. Илдә болытлар куера башлагач, бөтен хакимият бер кулга туплангач, милли идеягә нигезләнгән идеология кирәк була. Идеологиягә нигез кирәк. Шул вакытта тарихны бозып күрсәтүгә каршы комиссия төзелә. Тарихны ялган итеп күрсәтүчеләргә 5 елга кадәр төрмә яный. 2006 елда архивларга керү чикләнә. Менә шулай итеп минем эшем дә 2009 елдан бирле калынайган, күрәсең,” дип сөйләде Азатлык радиосына Михаил Супрун.

Куркытуга нигезләнгән идеология

Архангельски прокуратурасы Супрунны "кешеләрнең шәхси һәм гаилә тормышына кагылган мәгълүматны канунсыз җыюда" гаепләде, әмма җәза билгеләмәде. Эш инде искергән дигән дәлил белән ябылды.

"Эшнең максаты җәза бирү түгел иде", ди тарихчының адвокаты Михаил Павлов.

“Җәза бирелмәде, чөнки бу эш бу ике кешегә каршы эш түгел иде. Бу эш алар башлаганны дәвам итәргә җыенган, гомумән тарихның караңгы сәхифәләре белән кызыксынган кешеләргә каршы эш иде. Максат - җәзага тарту түгел, максат - куркыту иде, бу максатка ирешелде,” диде адвокат.

Супрунны яклаучы гаепләү белән ризалашмыйча, Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

"Тарихны өйрәнүне җинаятькә тиңләү башлангач Русиядә хәтер китапларын әзерләүчеләр куркудан үз эшләрен туктатырга мөмкин", ди хокук яклаучылар. Бу үз чиратында тарихта кылынган җинаятьләрнең фаш ителүен һәм гаеплеләрнең җәза алу ихтималын тагын да билгесез вакытка кичектерә яки гомумән юкка чыгара ала.
XS
SM
MD
LG