Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсе “кызыллана” бара


Декабрьнең дүртендә узган сайлаулар Самар төбәгендә коммунистларның көчәя баруын раслый. Тольяттида хакимият фиркасе үзенең әйдәманлыгын югалтты. “Гадел Русия” белән ЛДПР бер тирәдәрәк.


Янәшәдә генә урнашкан Сызран каласында халык “Бердәм Русия”гә өстенлек биргән һәм большевикларны яклаучылар саны ике мәртәбә азрак. Сызран татарларын һәрвакыт яклап һәм ярдәм күрсәтеп килгән Янин белән Симонов зур өстенлек бәлән көндәшләрен җиңгән.

Татарлар җыелган мәйданда Симоновның: "Мин сезгә ике елда мәсҗед салып бирәм” дип әйтүе күрәсең татарларга тәэсир иткән.

Саф татар авылы булган Иске Ярмәктә дә халык өстенлекне коммунистларга бирде. Ә менә Мәчәләй авылында “Бердәм Русия” 68% җыйган, ЛДПРга бер генә кеше дә тавыш бирмәгән.

Ике меңгә якын кеше яшәгән Гали авылында Самар губерна думасына тавышлар түбәндәгечә: “Бердәм Русия” – 50%, КПРФ – 25%, ЛДПР – 5,6%, Дәүләт Думасына да чама белән шундый ук саннар дип әйтеп була.

Самар губерна думасына түбәндәге фиркаләр узды: “Бердәм Русия” – 40,29%, КПРФ – 22,56%, ЛДПР – 16,23%, “Гадел Русия” – 13,01%. Дәүләт думасына шул ук фиркаләр узды һәм саннар да шул тирәдә.
XS
SM
MD
LG