Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы җыенында сайлауны кабат уздыру тәкъдиме хупланды


Гадел сайлау таләп итү. Чаллы, 10 декабрь 2011 ел
Гадел сайлау таләп итү. Чаллы, 10 декабрь 2011 ел

Чаллыдагы урам җыены “Сайлауда безнең тавышларны урладылар”, “Без сайлауны кабат уздыру яклы”, “Безне куркытулар бара” дигән шигарләр һәм чыгышлар белән барды.


Җыенда теге-яки бу фирка исеменнән җәелеп сөйләргә ирек бирмәделәр. Чыгыш ясаган кеше сайлаудагы канун бозулар хакында күбрәк сөйләргә тиеш булды.

Владимир Кауров
Владимир Кауров
Мәйданда бары тик “Яблоко” аләме генә җилфердәде. Аны урам җыенын оештыруны үз өстенә алган Владимир Кауров күтәргән иде.

Җыенны алып баруда Кауровка Рәфис Кашапов ярдәм итте. Биредә чыгыш ясаучыларның исемнәре әйтелмәде. Араларында яшьләр дә, урта, олы яшьтәгеләр дә бар иде.

“Сайлау кабат узарга тиеш. Башкача була алмый”, дип белдерде чыгыш ясаучы бер ханым. Аннан соң сүз алган яшьләр: “Без – студентларны сайлауга ял көнне барырга мәҗбүр иттеләр. Бу дөрес түгел.

Сайлау ирекле булырга, гадел булырга тиеш. Аңа кеше вөҗдан кушуы белән йөрергә, кемне тели шуны сайларга хаклы”.

“Мин бер фирка әгъзасы да түгел. Без “Бердәм Русия”гә каршы чыкмыйбыз. Без менә мондый сайлауга каршы. Сайлау гадел булмады”, дигән фикерләрен әйтте җыенда катнашучылар.

Чарада чыгыш ясаган Римма Галиева узган сайлауда күзәтүче булган.

“Минем күзәтү буенча, 30% халык “Бердәм Русия”не сайлады. Ә алар 49% тавыш җыйды. 20%ы – фальсификация. Бюллетеньнәр ташлау булды. Санау вакытында каршы килүчеләр кулыннан бюллетеньнәрне тартып алып, башка бүлмәләрдә санадылар, башка күзәтүчеләрне якын җибәрмәделәр”, ди Римма ханым.

Каршылык чарасында “В контакте” сәхифәсендә актив эшләгән яшьләрне ачыклап, 13 декабрьдә үк армиягә җибәрү белән куркытулары, Чаллыда Америка шпионнарын эзләү эше башлануы хакында да әйтүчеләр булды.

Кайбер катнашучылар битләрен каплауны кулай күрде
Кайбер катнашучылар битләрен каплауны кулай күрде
Бер студент битен каплаган килеш чыгыш ясады. “Үземне танытудан куркам”, диде ул.

Биредә март аенда Русия президентын сайлау турында да сүз булды. “Сайлауны икенче турга кадәр җиткерү русиялеләрнең төп максаты булырга тиеш”, дигән фикерләр якланды. Җыенда 450-500 чамасы кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG