Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ирек мәйданына якын бармаска!”


Митингтан бер күренеш. Казанның Ирек мәйданы. 10 декабрь 2011 ел
Митингтан бер күренеш. Казанның Ирек мәйданы. 10 декабрь 2011 ел

10 декабрь көнне Казанның Ирек мәйданында 4 декабрь көнге Русия Дәүләт Думасы сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп, митинг узды. Әлеге чарада бер меңгә якын кеше катнашты.


Дума сайлаулары дәвамында күзәтелгән гаделсезлекләргә ризасызлык күрсәтү максатыннан Русия күләмендә оештырылган митинглар дулкыны Татарстан башкаласын да читләтеп үтмәде.

Хакимият органнары китергән саннарга күрә – 200-300, ә анда катнашучылар сүзләренә караганда, бер меңгә якын Татарстанлы шимбә көнне үз хокукларын яклап, Ирек мәйданына чыкты. “Без гадел сайлаулар уздыру яклы” дигән шигарләр яңгыраган митингтан соң, актив катнашучыларны полиция үзәкләренә алып китүләр дә булган, дип белдерелә.

“Митингка чыксагыз куыласыз”

Дөрес, хакимият бу чараны булдырмый калу яисә анда катнашучылар санын киметү өчен төрле ысулларга мөрәҗәгать итте. Әйтик, митингка бер көн кала Казандагы югары уку йортларында белем алучы шәкертләргә митингка чыгу тыелган булуы билгеле булды.

Чыгышлар Ленин һәйкәле янында яңгырады
Чыгышлар Ленин һәйкәле янында яңгырады
Әлеге карарны үтәмәүчеләргә уку йортларыннан куылу белән янадылар. Шулай ук югары уку йортлары укытучыларыннан да әлеге боерыкны үтәү таләп ителде. Бу хакта үз исемнәрен әйтмәгән Казан федераль университеты укучылары һәм укытучылары белдерде.

Тик барлык куркытуларга карамастан, митинг үз вакытында башланды. Әмма интернеттан кемнәрнеңдер бу чараның 4тә башланачагын әйтүе белән митингка бер сәгать соңарып килүчеләр булды һәм нәтиҗәдә алар Ирек мәйданына кертелмәде.

Ирек мәйданы ирексезләнде

Ирек мәйданы 10 декабрьнең иртәнге якларында ук полиция хезмәткәрләренең күзәтүе астына алынды. Тик аңа карамастан, сәгать 3кә Ирек мәйданына 300ләп кеше җыелды. Килүчеләрнең күпчелеген яшьләр тәшкил итте.

Урам җыены башлануга ук, Казан полициясе башлыгы Рөстәм Кадыйров митингның канунсыз булуын искәртеп, халыкка таралырга киңәш итте. Әмма аның әлеге чакыруына җыелучылар “Оят”, “без гадел сайлаулар өчен” дигән сүзләр кычкырып җавап бирде.

Бер сәгать үткәч, Ирек мәйданын полициянең махсус көчләре чолгап алды һәм бу вакыттан соң урам җыенына килүчеләр чараны читтән генә күзәтергә мәҗбүр калды.

Митингка соңга калучылар чараны читтән күзәтте.
Митингка соңга калучылар чараны читтән күзәтте.
Митингтагы вазгыятьне Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров шәхсән үзе күзәтте. Сәгать 4тә ул җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, таралырга чакырды. Әмма аның сүзләренә күпләр игътибар итмәде.

Җыелган халык алдында бер-берартлы төрле катлам кешеләре сүз алып, Дәүләт Думасы сайлауларының гадел үтмәве турында сөйләде. Шулай ук Русия гимны да яңгырады.

Әлеге урам җыенын журналист буларак күзәткән Гөлназ Бәдретдин, без карап торганда митинг тыныч узды, әмма питарда шартлатып, провокация эшләргә теләүчеләр дә булды, ахрысы, ди.

“Митингка күбрәк яшьләр килгән иде”

"Без өч тулганчы килгән идек. Ул вакытта әле Ирек мәйданына кереп була иде. Әмма алга таба полиция хезмәткәрләре мәйданны гына түгел, аңа таба бара торган юлларны да чолгап алды.

Татар Конгрессы бинасы ягыннан да, “Казан Милли Үзәге” бинасы ягыннан да мәйданга кереп булмады. Үзем санавымча, ул вакытта ук 600ләп кеше бар иде, мәйдан тулган иде инде.

Полиция техникасы әзер торды
Полиция техникасы әзер торды
Безгә ниләр әйтелүе бик ишетелмәде. Ленин һәйкәле янына кызыл шарфлар таккан Коммунистлар партиясе кешеләре чыкты. Алар нидер сөйләде. Күбрәк полиция хезмәткәрләренең “Таралуыгызны сорыйбыз” дигән сүзләре ишетелде. Тик без булганда, полиция хезмәткәрләре беркемне дә куып йөрмәде", ди журналист.

Шуны да әйтергә кирәк, 10 декабрьдәге митингны оештыручылар моның өчен алдан рөхсәт алынуы турында әйтсә дә, полиция бу җыелуны кануни түгел дип атады.

Әмма Гөлназ Бәдретдин, берничә көн элек Русиядә кабул ителгән канунга күрә, 300 кешегә кадәрге зурлыктагы митинглар өчен алдан рөхсәт алу кирәкми, бары тик бу сан узып кителгән очракта гына алдан рөхсәт алу таләп ителә, диде. Ләкин Казан митингына килгән кеше саны күбрәк иде, дип белдерә ул.

Аның сүзләренчә, митингка күбрәк яшь буын катнашкан. "Олы яшьтәгеләр дә бар иде. Хәтта таякка таянган бер бабайны да күрергә туры килде. Без карап торганда, килүчеләргә карата полиция хезмәткәрләре уңай мөнәсәбәттә булды.

Казаннар 10 декабрь көнне шушындый техниканы да күрде
Казаннар 10 декабрь көнне шушындый техниканы да күрде
Фотога төшерүчеләргә дә төшермәгез дип әйтмәделәр. Аннан соң дистәгә якын полиция автобусы да мәйдан янында торды", дип белдерде митингны читтән күзәткән Гөлназ Бәдретдин.

Ирек мәйданында биш тулганчы тәмамланган ризасызлык митингы ахырында кайбер актив катнашучыларны полиция хезмәткәрләре тоткарлады, дип белдерә исемнәрен әйтергә теләмәгән шаһитләр. Кичкә таба “Япеево” полиция үзәгенә алып кителүчеләр саны унлап дип әйтелсә дә, бу санның йөздән артык булуы да белдерелә.
XS
SM
MD
LG