Accessibility links

Әнкарада мәшһүр кырымтатар юлбашчысы Әхмәт Ихсан Кырымлы вафат булды


11 декабрьдә Әнкарада Төркиядәге кырымтатар юлбашчысы Әхмәт Ихсан Кырымлы вафат булды. Ул кырымтатарларның читтәге иң танылган вәкилләренең берсе иде.

Кырымлы Советлар берлеге чорында ук кырымтатарларның тавышын бар дөньяга яңгыратуга зур өлеш кертте.

Ул 1920 елның 23 апрелендә Төркиядә туган. Аның гаиләсе кырымтатар мөһәҗирләре. Алар 1861 елда Төркиягә Бакчасарайдан килгән булган.

Кырымлы Истанбул университетының медицина факультетын тәмамлаган, Лондонда медицина укыган, Күпсанлы китаплар авторы, медицина һәм дәүләт эшмәкәре.

Аның җеназасы чәршәмбе, 14 декабрь көнне Әнкарада үтәчәк.
XS
SM
MD
LG