Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына Башкортстаннан 16 депутат сайланды


Рөстәм Хәмитов “Бердәм Русия” праймеризында катнашучылар белән
Рөстәм Хәмитов “Бердәм Русия” праймеризында катнашучылар белән

12 декабрьдә Русия дәүләт думасына Башкортстаннан депутатлар исемлеге билгеле булды. 16 мандатның уникесе “Бердәм Русия”гә, икесе коммунистларга, “Гадел Русия” һәм либерал-демократларга берәр бирелде.

Сайлау исемлеген Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов җитәкләгән иде. Шулай ук исемлектә ике вице-премьер һәм Уфа мэры да бар иде. Әлеге исемлеккә керүчеләргә шимбә көнне вазифаларында калырга телиләрме, депутат булып китәләрме икәнлекләрен хәбәр итү өчен биш көн вакыт бирелде. Ниһаять, яңа исемлек бәян ителде. Анда президент Рөстәм Хәмитовтан башка, калганнар кергән. Ягъни ике вице-премьер белән Уфа мэры да дәүләт думасына китәргә булганнар.

Башкортстанның элекке президенты финанслаган дип исәпләгән кайбер бәйсез интернет сәхифәләре Рөстәм Хәмитовның да мотлак депутат булып китәчәген юрый иде, ул тормышка ашмады. Имеш, Хәмитов Кремльнең ышанычын акламады. Соңгы “акламавы” – сайлауларда артык күп тавыш җыю. Ул хәбәрләргә караганда, узган атна азагында Рөстәм Хәмитовны Русия президенты хакимиятенә чакырганнар. Анда “сайлауларда артык тырышлык” күрсәтүенә ризасызлык белдергәннәр. Югары күрсәткечләрнең республика белән яхшы идарә итүенә бердәнбер күрсәткеч булмавын аңлатканнар.

Депутатлар исемлегендәге Рөстәм Хәмитов урынын “РосРао” ширкәте башы Владимир Поцяпун алды. “Бердәм Русия”ләр исемлегендә Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Марсель Йосыпов та бар. Шулай итеп, Башкортстан татарлары берлеге шурасы рәисе Рамил Бигновның депутат булып китү теләге тормышка ашмады.

Русияне “җимерү митинглары”

Сайлауларның гадел үтмәве уңаеннан 10 декабрь Уфада каршылык чарасын рәсми мәгълүмат чаралары алдап яктыртты. Мәсәлән, рәсми “Башинформ” агентлыгы митингны “халык җыены” дип ирештерде. Чараның нәрсә уңаеннан үткәрелүе, шигарләре дә аталмады. Киресенчә, исемен атамаган бер хатын авызыннан дип шундый сүзләр китерелде: “Бу каршылык чаралары артында Америка Кушма Штатлары тора. Аларның төп максаты – шундый чаралар белән Русияне җимерү”.
XS
SM
MD
LG