Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думадагы 13 “бердәмле” кемне яклар?


Президент Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган "Бердәм Русия" фиркасе депутатлары белән очрашты.
Президент Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган "Бердәм Русия" фиркасе депутатлары белән очрашты.

Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Кирмәнендә Русия Дәүләт Думасына “Бердәм Русия” фиркасеннән сайланган Татарстан депутатлары белән очрашты. 6нчы чакырылышта республиканы Мәскәүдә 13 “бердәмле” вәкиллек итәчәк.


Дума сайлауларыннан бер атнадан артык вакыт үтсә дә, халык арасында “Бердәм Русия” фиркасеннән кемнәрнең Мәскәүгә китәчәге анык кына билгеле түгел иде. Кайбер фамилияләргә карата әле дә ачыклык бар дип әйтеп булмый. Шулай да “Бердәм Русия” партиясенең Татарстан бүлегенең интернет сайтында хәзер инде 13 депутатның исеме язылган.

Татарстан мәнфәгатен кем яклар?

Исемлек тәртибе белән барганда, иң башта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Аннан соң үз чираты белән Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Олег Морозов, Алина Кабаева. Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Ирек Богуславский, Марат Бариев, Радик Ильясов, Ринат Хайров, Александр Сидякин, Ришат Әбүбәкеров, Марсель Галимарданов килә.

Бу исемлеккә 5нче чакырылыш депутатлары Айрат Хәйруллин белән Фатих Сибагәтуллин кертелмәгән. Һәм шунысы да бар – Рөстәм Миңнеханов белән Фәрит Мөхәммәтшин әле үз вәкаләтләрен башкаруларын дәвам итә. Алар депутатлыктан баш тарткач, Хәйруллин белән Сибагәтуллин шушы ике депутат урынын алыр, дип фаразлана.

Депутатларны оештыручы кабат Морозов

Кичәге җыелышка килгәндә исә, анда элеккеге депутатлар белән беррәттән әле яңа гына сайланганнарын да күрергә мөмкин булды. 5нче чакырылышта да Татарстаннан депутат булып сайланган Олег Морозов сүзләренчә, Татарстан “бердәмнәре” 6нчы чакырылыш Дәүләт Думасында иң зур вәкиллекләрнең берсен тәшкил итә. Без иң мөһим комитетларга республикадан сайланган депутатны кертергә тырышачакбыз, дип белдерде ул.

Очрашуда Олег Морозовка кабаттан Татарстан депутатларының координаторлык вазифасы тәкъдим ителде. Әлеге чарада катнашкан Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу чакырылышта фирканең Татарстан депутатлары ай саен үзара очрашып торачак.

Моңа кадәр Татарстан депутатлары өч айга бер генә күрешә торган булган. Сәяси вазгыять бик тиз үзгәрүчән, шуңа күрә актив очрашулар һәм элемтәләр булу мәслихәт, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Русия Дәүләт Думасында Татарстанны 13 "бердәмле"дән тыш, 2 коммунист депутат та вәкиллек итәчәк. Алар - Василий Лихачев һәм Виктор Пешков.

Башка фиркаләр Татарстаннан Дәүләт Думасына депутат сайлата алмады.
XS
SM
MD
LG