Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар җыры-2011” янында “Евровидение” ял итә”


Александр Герасимов, Айрат Сибагәтуллин, Илшат Әминов
Александр Герасимов, Айрат Сибагәтуллин, Илшат Әминов

Чәршәмбе Казанда 16-17 декабрьдә үтәчәк “Татар җыры-2011” фестиваленә багышланган матбугат очрашуы үтте. Әлеге тамашаны рәсми тәкъдим итүдә Татарстанның мәдәният министры белән “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадио ширкәте башлыгының гына катнашуы журналистларга сәер күренде.


“Татар җыры-2011” фестиваленең матбугат очрашуы башланыр алдыннан таратылган кәгазьләрдә “Барс Медиа” ширкәтенең директорлар шурасы рәисе Марат Гәрәев исеме язылса да, ул журналистлар белән очрашуда катнашмады.

Гәрәев өчен Әминов белән Сибагәтуллин җавап бирде

Фестивальнең төп җитәкчесе булмауны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин һәм “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадио ширкәте башлыгы Илшат Әминов, “Марат Мәүлет улы салкын тидерде. 16-17се “Татар җыры” тамашасында булыр дип өметләнәбез”, дип аңлатты.

Шул сәбәпле “Татар җыры-2011” тамашасының оештыру нечкәлекләренә бәйле кайбер сораулар җавапсыз калды. Фестивальнең баш режиссеры Александр Герасимов бу очрашуда катнашса да, ул сәхнәдә булачак чыгышларны гына атады.

Мисал өчен җырчы Алсу киләсе, боз катырылган сәхнәдә фигуралы шуу, сигез алып баручы булачагы алдан әйтелгән иде. Герасимов аларны тагын кабатлап үтте. Шулвакыт Илшат Әминов, “Татар җыры-2011” янында “Евровидение” ял итә” дип шаяртып та алды.

Татар җырчысы да бозда шуачак

“Пирамида” күңел ачу үзәгендә үтәчәк “Татар җыры”нда профессиональ шуучылар белән бер татар җырчысы да бозда шуу осталыгын күрсәтәчәк. Тамашачылар өстеннән уенчык очкыч та очачак.

Шулай ук яңа информацион технологияләр, видео ярдәмендә экран һәм сәхнә җирлеге алмашынып торачак. Алып баручылар экраннан сөйли башлап, аннан сәхнәгә чыгачак”, диде фестивальнең баш режиссеры Александр Герасимов.

Республиканың мәдәният министры фестивальгә бер тиен дә дәүләт акчасы кермәвен әйтте. “Татар җыры”на бер тиен дә бюджет акчасы кермәде. Бу чиста сәүдәгә корылган проект”, диде Айрат Сибагәтуллин. Шулвакыт журналистларда “Барс Медиа”ның шәхси проектын рекламалау аларга нәрсә бирә” дигән сорау туды.

“Бу фестивальне өч кеше башлап җибәрд: Илшат Әминов, Айрат Сибагәтуллин, Марат Гәрәев. Өчәү башлап җибәрдек, тик минем караш әзрәк икенчерәк иде. Ләкин аңа да карамастан һәрвакыт “Татар җыры”нда булдым. Мин баштан әйткән сүземнән кире кайтмыйм, без бер-беребезне тулыландырабыз гына”, диде Сибагәтуллин.

Фестивальдә Татарстанның мәдәният министрлыгы катнашуны ул татар эстрадасының бүгенге хәлен күрү, яшь, яңа талантлар барлау нияте белән аңлатты. Министр белдергәнчә, “алтын барс” алучы җырчылар киләчәктә Русия, дөньякүләм чараларда катнашырга мөмкин.

Телевидениегә видеоязмалар җитми

“Татарстан-Яңа Гасыр” телерадио ширкәте башлыгы Илшат Әминов исә “Татар җыры”ның телевидениене сыйфатлы видеоязмалар белән баетуын әйтте.

Әминов сүзләренчә, 2012 елның август аенда төбәкләргә юнәлгән “ТНВ-планета” каналы ачылачак. Анда татар мәдәнияте һәм сәнгате игътибар үзәгендә булачак икән.

“24 сәгатькә исәпләнгән тапшырулар челтәрендә фестиваль материалларына күп урын бирербез дип уйлыйм”, диде Әминов.

Быел “Татар җыры”на телевидение тарафыннан гына түгел, иганәчеләр ягыннан да игътибар булган. Шуңа да фестиваль ике көн барачак, гомум бюджет ун миллион сумнан артык, ди “Барс Медиа”.
XS
SM
MD
LG