Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Гыйрактагы көчләрен чыгаруны рәсми рәвештә тәмамлады [видео]


АКШ Гыйрактагы әләмен төшерде: сугыш тәмам
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

Гыйрактагы АКШ көчләре башлыгы Ллойд Остин бүген Багдадтагы хәрби идарә бинасы өстендәге американ әләмен төшерде. Бу АКШның Гыйрактагы хәрби чараларының рәсми рәвештә тәмамлануын аңлата. AP

Кушма Штатлар Гыйрактагы хәрби чараларны бүген рәсми рәвештә тәмамлады, Багдадтагы хәрби идарә бинасы өстендәге АКШ әләме төшерелде.

Бу тантанада АКШ саклану министры Леон Панетта, Гыйрактагы АКШ көчләре башлыгы Ллойд Остин, АКШ илчесе Джеймс Джеффри һәм Гыйрак җитәкчелеге дә катнашты.

Гыйракта калган биш мең ярым АКШ хәрбиенең күпчелеге Америкага кайтарып җибәрелде, иминлек саклау Гыйрак көчләренә тапшырылды.

2003 елның мартына Гыйракка АКШ көчләре кертелгәннән бирле андагы хәрби чараларда барлыгы миллион ярымнан артык американ хәрбие катнашты. Аларның дүрт мең ярымы һәлак булды, утыз меңләбе яраланды. Бу сугыш АКШка бер триллион долларга төште. Сугышта йөз мең гыйраклы һәлак булды.
XS
SM
MD
LG