Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар медицина университетында Сабан туе узды


Бәйрәм күренеше
Бәйрәм күренеше

Самар дәүләт медицина университетында “Милли йорт” исемле проект эшләп килә. Аның максаты – студентларга төрле милләт бәйрәмнәрен, кием-салымын, җыр-биюләрен, ризыкларын, уеннарын сәнгатьчә күрсәтү. Күптән түгел шул проект кысаларында татар Сабан туе тәкъдим ителде.


Бәйрәм оештыру мәшәкатен үз өстенә психология факультетының беренче курс студенты, чыгышы белән өлкәнең Чаллы Баш районы егете Ринат Сафин алган.

Рус мохитендә яшәсә дә, Ринат авыз тутырып татарча сөйләшә, татарча фикер йөртә белә. Тиз арада үз тирәсенә үзе кебек тәмәке тартмый, аракы эчми торган инсафлы татар студентларын туплый алган.

Сәхнәдә халкыбызның 1000 еллык тарихы булган борынгы Сабан туен музыкаль оперетта биеклегендә күрсәтә алды студентлар. Бер сәгать дәвамында сәхнә ут өермәсен хәтерләтте.

Аркан тарту, капчыкта йөгерү, гер күтәрү, көрәшү, бау ишү һәм башка бик күп физик көч таләп иткән уеннар җыр-бию, шаярулар белән аралашып барды.

Бәйрәмне яшьләр татар һәм урыс телләрендә алып бардылар. Залдагы студентлар һәм мөгаллимнәр татар авазларын яхшы кабул итте.

Сәхнә бер генә минутка да бушап тормады. Халык рухын яшьләр оста иттереп тасвирлый алды. Номерлар шулкадәр тыгыз барды ки, тамашачылар хәтта сулыш та алып өлгермәде кебек. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Фойеда татар кызлары пешергән милли ризыклар куелган иде.

Фойеда татар ризыклары тәкъдим ителде
Фойеда татар ризыклары тәкъдим ителде
Тамашаны Ринат Сафин һәм Ирина Бабинцева алып барды. Програмның сәнгати өлешен үз җилкәсенә Румил Шәрипов алган.

Тамашачылар һәм сәхнәдәгеләр бер сәгать эчендә олуг бер гаиләгә әйләнде. Төрле милләт вәкилләре: студентлар, укытучылар дөбердәтеп кул чабып утырды. Булачак медиклар үзләренә татар дөньясын ачты.

Уеннарда катнашкан һәр студентка Самарда басылган “Булгарская цивилизация на Волге” исемле китап бүләк ителде. “Эшбатыр Гомәр Батыршин бастырган бу җыентыкны алырга залдагылар чиратка бастылар. Ярар әле күп иттереп алып барган идем”, диде Ринат Сафин.

Тамашадан соң катнаш никахтан туган егетләр Ринат янына килеп, татар телен өйрәнү теләген белдергән. Ринат Сафин аларга банкир Ильяс Шәкүров бастырган русча-татарча сөйләүлекләрне таратты.

"Милли йорт" исемле изге ниятле проектның авторы – социаль-сәяси фәннәр кафедрасы мөдире Петр кызы Валентина Аникина.

Медицина университеты сәхнәсендә Сабан туен күрсәтүдә “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәмнәрен күрсәтте.

XS
SM
MD
LG