Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фукусима" атом электр станциясендә нурланыш контрольгә алынды


"Фукусима-Дайичи"ның каза күргән бер корылмасы
"Фукусима-Дайичи"ның каза күргән бер корылмасы
Япония премьер-министры Есиһико Ноду язын каза кичергән «Фукусима-Дайичи» атом элетр станциясенең ниһаять суытып туктатылганлыгын белдерде.

Хәзер анда нурланыш дәрәҗәсе контрольгә алынганнан соң зыян күргән реакторларны сүтү эше башлана.

11 марттагы көчле җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә каза булган атом электр станциясен контрольгә алу өчен тугыз ай вакыт кирәк булды.

“Фукусима” янындагы эвакуация зонасы әле дә нурланыш белән пычранган хәлдә. Халыкка кайбер шәһәрләргә кайту 30 елдан соң гына рөхсәт ителәчәк.
XS
SM
MD
LG