Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның "Иман" берлеге елга нәтиҗә ясады


Берлек әгъзалары быел спектакль-концерт әзерләгәннәр
Берлек әгъзалары быел спектакль-концерт әзерләгәннәр

10 декабрьдә Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Иман” татар яшьләре берлегенең чираттагы чарасы узды.


Ел саен егетләр-кызлар әти-әниләрен җыеп, кичә уздыра, алар алдында ел дәвамында башкарган эшләре хакында хисап тота. 2011 елга нәтиҗә ясау кичәсенә берлек әгъзалары быел спектакль-концерт әзерләгәннәр. Ул “Алтын туй” дип атала.

Спектакльдә ике дистәгә якын кызлар-егетләр катнашты. Эчтәлеге дә бик актуаль. 70 яшьлек әби белән бабай 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәргә әзерләнә. Авылга тантанага шәһәрдән аларның балалары, оныклары кайта.

Шәһәр һәм авылда үскән балаларның аермасын сәхнәдән яшьләр бик яхшы тасвирлады. Яшь буында милли үзаң бөтенләй дә сизелми. Авылда калган балаларының ул-кызлары туган телендә аралашса, шәһәрдән кайтучыларда татар рухы юк. Алар үзара да, өлкәннәр белән дә рус телендә сөйләшә.

Бүгенге көн проблемасын сәхнәдә яшьләр бик ансат хәл итте – бабай кычкырып “татарча сөйләшегез” дигәч, барысы да туган телендә аралаша башлады. Бу – тормышта да өлкән буынның кирәклегенә ишарә.

Ленар Насретдинов
Ленар Насретдинов
Әмма шул ук вакытта бүген киң таралган “привет-привет, пока-пока” кебек сүзләр инде авыл картлары теленә дә бик ныклап кереп урнашкан. Яшьләр шушы тискәре күренешләрне сәхнәдән күрсәтеп, көлеп кенә калмас дип ышанасы килә.

Дөрестән дә, яңа сайланган “Иман” берлеге рәисе Ленар Насретдинов әйтүенчә, әле бу проблемалар өстендә күп эшләргә кирәк – сәхнәдә дә осталыкны шомартырга, тормыштан да юк итәргә кирәк.

“Иман” берлеге әгъзасы Зөлфия Әхмәтованың әнисе Асия ханым егетләргә-кызларга бүгенге көн кадагына туры килгән теманы курыкмыйча, аны кызыклы итеп сәхнәләштерүләре өчен рәхмәт җиткерде. Шул ук вакытта әлеге кичәдәге әти-әниләргә дә шундый милли җанлы балалар тәрбияләп үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.

Асия Әхмәтова улы Ирек белән
Асия Әхмәтова улы Ирек белән
Ә кичәдә катнашкан “Иман” яшьләре берлеге әгъзаларының әти-әниләре ул-кызларының татар оешмасына йөреп, туган телендә аралашуларыннан, татар җырларын, биюләрен башкаруыннан бик шат.
Шул ук вакытта өлкән буын гаиләдә милли тәрбия бирелмәсә, татар сыйныфында гына укып, милли җанлы була алмый дигән фикерне алга сөрде. “Иң беренче чиратта баланың үзаңын үстерүдә ата-ана җаваплы.

Мәктәптә берничә дәрестә генә укытучы балага тиешле тәрбия бирә алмый, ул татар телен фән буларак укыта, белем бирә. Без, ата-аналар, укытучылар һәм киң җәмәгатьчелек белән бергә эшләгәндә генә яшь буынны милли җанлы, рухи яктан бай итеп тәрбияли алабыз”, диде Асия Әхмәтова.

“Иман” берлеге инде яңа чарага әзерләнә. Гыйнвар азагында республикакүләм “Татар кызы” бәйгесе булачак.
Сәхнәдә - "Сәйлән" төркеме биючеләре
Сәхнәдә - "Сәйлән" төркеме биючеләре
XS
SM
MD
LG