Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” Дума рәисе урынына Нарышкинны тәкъдим итмәкче


Сергей Нарышкин
Сергей Нарышкин
“Бердәм Русия” Дума рәисе урынына президент идарәсе башлыгы Сергей Нарышкинны тәкъдим итәргә җыена. Бүген бу турыда фирка җитәкчелеге әгъзасы Андрей Исаев белдерде.

Исаев “Бердәм Русия”нең Ленинград өлкәсендәге исемлегендә беренче булган Нарышкин зур тәҗрибәгә ия һәм фирканең сайлау алды кампаниясендә актив катнашты диде. “Ул безнең Думадагы вәкилләребезнең иң саллысы булачак”, - диде Исаев.

Думаны сигез ел җитәкләгән Борис Грызлов яңа парламентка керүдән баш тартты, әмма хакимият фиркасенең югары шурасын җитәкләүне дәвам итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG