Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яблоко" Григорий Явлинскийны президентлыкка намзәт итеп чыгарды


Григорий Явлинский
Григорий Явлинский
“Яблоко” фиркасе Мәскәү янында үткән корылтаенда фиркагә нигез салучыларның берсе Григорий Явлинскийны президентлыкка намзәт итеп чыгарды.

Корылтайда катнашучыларның 106-сы Явлинскийны яклап, өчесе актер Виктор Балабанов өчен тавыш бирде.

“Азатлык радиосы” хәбәрчесе әйтүенчә, Химки урманын яклаучылар хәрәкәте җитәкчесе Евгения Чирикова корылтайда чыгыш ясап президентлыкка “Яблоко” намзәте итеп күренекле блоггер Алексей Навальныйны чыгарырга тәкъдим иткән. Әмма корылтай вәкилләре аның бу тәкъдимен хупламаган.

Элегрәк “Яблоко” рәсми теркәлмәгән Халык иреге фиркасе ПАРНАСка мөрәҗәгать итеп президент сайлауда Явлинскийны якларга чакырган иде. ПАРНАС әлегә үз җавабын бирмәде.
XS
SM
MD
LG