Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татнефть" Иран белән бер миллиард долларлык нефть килешүе имзалады


Иранда килешү имзалау
Иранда килешү имзалау
Татарстанның “Татнефть” ширкәте Иран хөкүмәте белән Загыш нефть ятмаларын үзләштерү турында бер миллиард долларлык беренчел килешү имзалады. Татарстан ягыннан килешү имзалауда республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Иранның көньягындагы Загыш ятмаларында өч миллиард мичкә авыр нефть бар дип исәпләнелә.

Иран дәүләт телевидениесе нефть министры Рөстәм Касиминың бу ятмалардан биш ел дәвамында көненә 55 мең мичкә нефть чыгарылачак дигән сүзләрен китерә.

Иран телевидениесе белдерүенчә, өч ай эчендә тәгаен килешү имзаланырга тиеш, ул килешү нигезендә “Татнефть” Ирандагы нефть чыгару корылмаларын төзиячәк, әмма аларга хуҗа булмаячак. Татнефтькә ул корылмаларның бәясе һәм алдан килешенгән керем түләнәчәк.

Русия АКШның атом коралы ясарга маташа дип шикләнелгән Иранга каршы яңа чикләүләр кертү тәкъдименә каршы чыкты һәм башка дипломатик чишелешләр эзләргә чакырды.
XS
SM
MD
LG