Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслимәләр милли гореф-гадәтләрне кайтара


Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эш
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эш

Бу көннәрдә Казанда беренче Республикакүләм сәләтле мөслимәләр бәйгесе узды. Кызлар төрле өлкәгә кагылышлы кул эшләре тәкъдим итте.


Әлеге бәйгене Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырды. Күргәзмәдә катнашыр өчен республиканың төрле төбәкләреннән утызлап гариза килгән. Бәйге Русия Ислам университеты бинасында үткәрелде.

Бәйгедә катнашучыларның кул эшләре
Бәйгедә катнашучыларның кул эшләре
Мөслимәләр чиккән сөлгеләр, мендәрләр, бәйләнгән әйберләр, үзләре ясаган шәмаилләр, сабыннар, мөселман киемнәре, камыр ашлары, шул исәптән бүгенге заманның яңа төрле ризыкларын, яңа сәнгать төрләрендәге кул эшләрен тәкъдим итте. Күргәзмә бүгенге көн сүзе белән әйткәндә hand-made стилендә оештырылган иде.


Hand-made, ягъни кул белән ясалган, дигән сүз чит телдән кергән булса да, әлеге сәнгать төре татарга элек-электән хас булган, ди Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов:

“Татарстанда мөслимәләр елдан-ел күбәя. Аларны аралаштыру өчен ниндидер мәйданчык булдыру кирәк һәм без менә мондый күргәзмә формасын сайларга булдык, чөнки бу формат мөселман кызларына бик тә туры килә.

Бу сәнгать төре – hand-made дөньяда бик популяр, яңадан-яңа төрләре чыгып тора. Мөселман кызлары әлеге өлкәдә үз осталыкларын күрсәтә ала.


Кул эше белән шөгыльләнү – безнең татар халкына, мөселман кызларына хас күренеш. Элек-электән безнең әбиләребез дә чигү кебек сәнгать төрләре белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә әлеге чараны безнең татар халкының гореф-гадәтләрен яңа форматта кайтару дип карап та була”.

Бәйге кысаларында күргәзмә белән беррәттән төрле сәнгать төрләреннән остаханәләр дә үткәрелде. Кул эшләрен исә жюри әгъзалары: шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, «Ялкын» журналы бүлек редакторы Раилә Сабирова, «Жемчужина веры» үзәге хезмәткәре Мөсфирә абыстай бәяләде.

Ахырдан җиңүчеләр билгеле булып, бүләкләр дә тапшырылды. Русия Ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин әлеге чарага уңай каравын белдерде:

“Чыннан да бик матур күргәзмә булды. Үзебезнең бинаны шундый күргәзмә оештыру өчен биргәнгә үкенмибез, бик шатбыз.


Бу безнең тормыш өчен дә, хатын-кызлар өчен дә бик мөһим. Аларның төрле өлкәдә эш күрсәтүләре, аннары алга таба гаилә өчен дә, балаларны тәрбияләү өчен дә яхшы булыр.

Биредә мин менә чиккән кулъяулыкларны күреп, үзебезнең әбинең сандыгында әле дә саклана торган чигелгән сөлгеләрне, мендәр тышлыкларын күреп, үземнең бала чагымны да, яшь чакны да искә төшердем. Чыннан да әле менә мин яшь чакта авыл кызлары армиягә киткән егетләренә кулъяулык биреп җибәрәләр иде.

Кызганыч, ул гореф-гадәтләрнең күбесе югала. Шушындый күргәзмәләр күбрәк булса, ул традицияләр яңарыр. Кызлар егетләренә булмаса да, һәрхәлдә ирләренә яулык чиксәләр, бик яхшы булыр иде.

Монда традицияләр дә бар, яңалыклар да бар – бөтен юнәлешләр дә тәкъдим ителгән. Әлбәттә, ел саен алар арта барыр. Кызларга уңышлар телим, менә шушы эшләрен дәвам итсеннәр иде”.


Мөслимәләр “Иң матур бизәлеш”, “Ислам һәм иҗат”, “Hand-made креатив”, “Файдалы Hand-made”, “Кулинария королевасы”, “Hand-made королевасы” кебек номинацияләрдә җиңүләр яулады.

XS
SM
MD
LG