Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Чехиянең кайгысын уртаклаша


Вацлав Һавел
Вацлав Һавел
Чехиянең экс-президенты Вацлав Һавелны җирләү җомга, 23 декабрь көнне булырга мөмкин. Бу хакта Чехия мәгълүмат чыганаклары хәбәр итә.

Һавел якшәмбе көнне 75 яшендә вафат булды. Прагада һәм Чехиянең башка калаларында элекке президентны искә алу чаралары булып узды. Халык үзеннән-үзе үзәк мәйданнарга агылды.

Европа Берлеге җитәкчелеге Вацлав Һавелны искә алу карары кабул итте. Бүгеннән Европа Берлегендәге оешмаларның җыелышлары минутлык тынлык белән башлана һәм Европа Берлеге әләмнәре төшерелгән.

Европа Берлеге, Кушма Штатлар һәм дөньядагы башка дәүләтләрнең лидерлары Чехия җитәкчеле һәм ил халкының кайгысын уртаклаша. Дөньяның төрле илләрендәге Чехия илчелекләрендә кайгы уртаклашу өчен махсус китаплар ачылган.

Вацлав Һавел драматург һәм эсселәр язды, ул коммунистлар режимына каршы актив көрәште. 1989 елда “Бәрхет инкыйлабы”ннан соң Чехсловакия президенты итеп сайланды. Ул таркалгач, 1993 елдан 2003 елга кадәр Чехия республикасы президенты булды.
XS
SM
MD
LG