Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Русия байлары өчен һава аланын киңәйтәләр


Бодрум һава аланы
Бодрум һава аланы
Төркиянең танылган курорт шәһәре Бодрумның һава аланында Русиядән килгән шәхси очкычлар өчен җир җитми башлады. Шул сәбәпле җирле хакимият Русия байлары өчен һава аланында өстәмә җир бүлеп бирергә җыена.

«Бодрум һава аланы хәзерге вакытта 12 очкыч кабул итә ала. Ләкин Русиядән килгән шәхси очкычларның саны бермә-бер арту сәбәпле, без аларга өстәмә мәйдан бүлеп бирергә мәҗбүрбез. 2012 елның сезоны башлануга 38 шәхси очкыч өчен урын булдырырга ниятлибез», – дип белдерде Бодрумның сәүдә-сәнәгать пулаты президенты Мәхмүт Сәрдар Коҗадон.

Әлеге белдерү Travel Turkey дип аталган халыкара туристик күргәзмәдә яңгырады. Travel Turkey Төркиядә иң зур төбәк күргәзмәсе булып тора һәм быел инде бишенче тапкыр уздырыла. Анда Төркиянең 50ләп вилаятеннән һәм 19 илдән вәкилләр катнаша. Русия бу күргәзмәдә катнашмый.

Туризм Бодрумның төп керем чыганагы булып тора. Өзелмәгән туристлар агымы 2011 елда гына шәһәр бюджетына $1,75 млрд акча китерде. Туристлар саны узган ел белән чагыштырганда 15%-ка артты һәм быел 1,3 млн кеше тәшкил итте.

Иң күп турист Европа илләреннән, аеруча Русиядән килә. Ял итәргә килүчеләрнең санын тагы да арттыру өчен шәһәр идарәсе эшне һава аланын киңәйтүдән башларга ниятли.
XS
SM
MD
LG